Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кышкы юлларда

Кышкы каникул! Кыска булса да рәхәтләнеп уйнарга, саф һава сулап калырга җитәрлек ара. Әмма шушы рәхәтлекнең кадерен белергә һәм тирә-ягыбызда транспорт күплеген онытмаска һәм юлларның тайгак булуын да истән чыгармаска кирәк.

Статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә каникул көннәрендә, балалар мәктәп һәм ата-ана контроленнән читтә калганда, балаларның төрле җәрәхәт алу очраклары арта.

2012 елның унбер аенда Алабуга шәһәре һәм районында 16 яшькәчә булган балалар катнашында 27 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, нәтиҗәдә 25 бала төрле авырлыктагы җәрәхәт алды, өчесе үлде.

Бу көннәрдә ата-аналар аеруча игътибарлы булсын иде. Балалар урамга чыгар алдыннан аларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен исләренә төшерергә, аларны бозган очракта нинди күңелсез хәлләргә юлыгу ихтималын искәртергә кирәк. Балаларга коры сүз белән үгет-нәсихәт уку гына җитми, урамда йөрү кагыйдәләрен үтәү үрнәген ата-ана үз мисалында күрсәтсә, нәтиҗәлерәк булыр иде. Аяк асты бозлы булганда балаларның аяк киемнәренә аеруча игътибарлы булыгыз: ул уңайлы һәм тотрыклы, шумый торган табанлы булсын. Өс киемнәрендә яктылык кайтаручы билгеләр булса, тагын да яхшырак. Бу машина йөртүчеләргә кичке караңгыда юлда кеше барлыгын тизрәк чамалау мөмкинлеге тудыра.

Машина йөртүчеләрнең дә исенә төшерәбез: юлдагы балалар гына түгел, бәлки машина салонындагылар да юл хәрәкәтендә катнашучы дип исәпләнә. Рульгә утырганда, сез үзегез өчен генә түгел, бәлки пассажирлар иминлеге өчен дә җаваплылык аласыз дигән сүз. Машинадагы балалар - пассажирларның иң четерекле категориясе, чөнки алар өлкәннәргә караганда ешрак зыян күрә. Җитмәсә, машиналарның штатлы иминлек системасы да балаларны күздә тотып эшләнмәгән. Шуңа күрә балаларны машинада йөрткәндә аларны тотып тору җайланмаларыннан файдаланырга кирәк, алар арасында балалар өчен автокреслолар иң ышанычлысы санала.

Ел башыннан Алабуга районында шундый җайланмалары һәм иминлек каешлары булмаган машина салонындагы пассажир-балалар катнашында 6 юл вакыйгасы теркәлде, бер бала һәлак булды, 5 се зыян күрде. Мәсәлән, быелның 7 июлендә Олы Шүрнәк авылыннан "Волга-7" юлына таба хәрәкәт итүче ВАЗ-2109 машинасы, зур тизлек белән барып, юл читенә төшеп каплана. Нәтиҗәдә машина шоферы авыр тән җәрәхәтләре ала, ә 2007 елгы пассажирны коткарып кала алмыйлар, ул Олы Шүрнәк авылы медпунктында вафат була. Әлбәттә, бу дистәләгән вакыйганың берсе генә. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын, йортыбызга кайгы килмәсен өчен, юлда һәрвакыт сак булырга, тизлек режимын сакларга, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, бер-береңне ихтирам итәргә кирәк.

Онытмагыз: балалар - безнең киләчәгебез, шатлыгыбыз, өмет-ышанычыбыз.

Кояш Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев