Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кырымга 2018 елда ярымутрауга ничә турист киләчәген фаразладылар

2017 елда Кырымга 5,2 миллион турист килгән, ә 2016 елда ярымутрауда 5,57 миллион кеше ял иткән.

Кырымга яңа сезонда уртача 5,5 миллион турист килер дип көтелә. Кырым парламентының шифаханә-курорт комплексы һәм туризм комитеты башлыгы Алексей Черняк шул хакта белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

2017 елда Кырымга 5,2 миллион турист килгән, ә 2016 елда ярымутрауда 5,57 миллион кеше ял иткән.

«Керчь бугазы аша күпер төзелеше тәмамланганчыга кадәр Кырым уртача алганда 5,5 миллион туристны кабул итәчәк. Моннан тыш, исәпкә алырга тиешле күп кенә факторлар да бар. Моңа очкычларга һәм паромнар йөрешенә йогынты ясый торган һава торышы, самолет бәяләре, Киев хакимиятләренең сәясәте һ.б. факторлар керә», - диде Черняк.

Аның сүзләренчә, гамәлдәге транспорт логистикасын исәпкә алып, Кырым 5,5-6,1 миллион кешене кабул итәргә сәләтле.

Кырым һәм Краснодар краен тоташтырачак күпернең озынлыгы 19 чакрым тәшкил итәчәк һәм ул Россиядә иң озын күпер булачак.
ЧЫГАНАК: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев