Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кышкы кечкенә олимпиадалар гөрли

Балачак – олылар тормышының кечкенә, әмма үзенчәлекле күчермәсе. Олылар дөньясы балаларга үрнәк, өлге булып тора. Юкка гына балалар олылар тормышыннан алынган үзенчәлекле дөнья тудырып, “сатучылы”, “әниле-кызлы”, “укытучылы” кебек уеннарны уйнамыйлар.

Без, Алабуга шәһәренең 34 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре, олылар тормышындагы иң кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларның моделен балалар өчен дә тудыра беләбез. 12 нче февраль көнне бакчабызда “Кышкы кечкенә олимпада” уздырылды. Олипиадада кышкы спорт уеннары буенча өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә көч сынашу оештырылды. Балалар хоккей, чаңгыда шуу, иптәшне чанада тартып йөрү, кыршау аша сикереп йөгерү, ыргыту кебек спорт төрләрендә үзләрен бәяләп карадылар. Чараның уңышлы ягы – аның форма һәм эчтәлек ягыннан чын олимпиада уеннарына охшашландырып оештырылуы. Хәзерге балаларны телефонда, планшетта утырырга ярата, физик һәм әхлакый яктан зәгыйфь дип атарга яратыбыз. Кышкы кечкенә олимпиада әлеге фикерне пыран-заран китерде. Балаларыбыз телевизор экраннары аша олимпиада уеннарын күзәтеп баралар, үскәч, спортчы һәм җанатар рәвешендә шунда катнашырга хыялланалар. Балаларның спортка карата мәхәббәте сүрелмәсен, тагын да үссен өчен, балалар бакчасы шартларында үткәрелгән кышкы кечкенә олимпиадаларның роле бик зур. Мондый чаралар бакчабызда даими рәвештә үткәрелеп, сәламәт буын тәрбияләүгә өлеш кертә.

34 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Шигаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X