Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кышкы юлга әзер тор

Машиналарның җәйге шиннарын кышкысына алыштырыр вакыт җиттеме?

Алабуга ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы белгеч Алсу Новохатько хәбәр итүенчә, транспорт чараларында шиннар кышкыга алыштыру тәгәрмәчләрнең юл өслегенә ышкылу коэффициентын арттыра һәм бозлавык юлда автомобиль белән яхшырак идарә итәргә мөмкинлек бирә.  

Көзге-кышкы чорда машиналарның хәрәкәт тизлеген ким дигәндә 20 процентка киметергә киңәш итәләр. Алда бара торган автомобильгә кадәр  араны исә икеләтә арттырырга кирәк. Машина йөртүчеләр “Шиплар” яисә “Ш” дип күрсәтелгән махсус билгеләр дә урнаштырырга тиеш.

– Махсус билге булмаганда, кисәтү ясаулары яисә 500 сум күләмендә штраф салулары бар, моның өчен РФ АХ Кодексының  12.5 маддәсе 1 өлешендә җаваплылык каралган, – ди Алсу Новохатько.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне  сак булырга чакыра. Җәяүлеләрдән шулай ук уяулык сорала: урам аркылы чыкканда, якынлашып килә торган машинага кадәр 50-70 метр калганда гына үзеңне куркынычсыз хис итәргә була.

Юл-транспорт вакыйгасы очрагы булганда, кичекмәстән Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итегез.

Төрле хәлләр булганда кичекмәс ярдәм телефоны - 112

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X