Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кытайда Яңа ел бәйрәме ничек үтә

Бу турыда безгә тулырак Кытайның Вэньчжоу шәһәрендә яшәүче ватандашыбыз Гөлназ Фәтхтдинова сөйләде.

– Кытайда Яңа 2020 ел, Россиядәге кебек, гыйнварның 1ендә түгел, ә 25ендә генә башланачак. Өстәвенә, әлеге дата күчмә, һәм ул ел саен үзгәреп тора. Мәсәлән, узган ел кытайча Яңа ел 5 февральдә башланды. Кытайда чыршы куймыйлар, халыкны котларга Кыш Бабай да килми. Аларда бу бәйрәм Яңа ел түгел, ә кыш көне билгеләп үтелүенә карамастан, Кытай язы бәйрәме дип атала. 15 гыйнвардан ял көннәре башлана һәм якынча бер ай дәвам итә. Кытайларның үз бәйрәм традицияләре бар: бәхеткә һәм сәламәтлеккә дип, йортны кызыл җепләрдән иероглифлар рәвешендә эшләнгән асылмалар белән бизәү, тәрәзәләргә матур рәсемнәр ябыштыру. Гомумән, кызыл төс аларда бик популяр.

Үзләренең Кытай Яңа елына алар, гадәттә, бөтен гаиләләре белән җыела, бәйрәм табыннары оештыра. Махсус кызыл конвертларга акча салып, якыннарына бүләк итәләр. Кытайлылар креветка, лобстер (диңгез кысласы), краб кебек диңгез продуктларын бик ярата. Шулай ук яшелчә, балык, гөмбә дә ашыйлар. Асылда, алар бездәге кебек ризык белән туклана, тик аны башкача әзерлиләр. Гадәттә, ашамлыкларга төрле соуслар, тәмләткечләр өстәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев