Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыюлык, батырлык һәм аңлы рәвештә сайлау таләп итә торган һөнәр

18 июльдә Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Россиядә 2007 елдан бирле ел саен 18 июльдә Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары көне билгеләп үтелә. Әлеге датаның тарихына килгәндә, 1927 елда шушы көнне Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы «РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында нигезләмә» кабул итә. Һөнәри бәйрәм өчен менә шул вакыйга башлангыч була. 
Бүгенге көндә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге көчле һәм нәтиҗәле система булып тора, ул янгыннарны кисәтүгә һәм профилактикалауга, шулай ук халыкны һәм матди кыйммәтләрне уттан саклауның нәтиҗәле чараларын тормышка ашыруга юнәлтелгән. Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан үткәрелә торган көндәлек эш янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау өлкәсендә шактый нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, янгын корбаннары санын һәм матди югалтулар күләмен сизелерлек киметә.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсенең өлкән инспекторы,
эчке хезмәт капитаны Владимир Соборнов әйтүенчә, Алабуга муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегендә хәзерге вакытта 7 хезмәткәр хезмәт куя. Аларның барысы да үз эшләренең осталары булып тора һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль өлкә һәм башка объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тоту һәм күзәтү, шулай ук халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклауны тәэмин итә.
Гомумән алганда, янгын сагында да, бүлектә дә буыннар дәвамчанлыгы традицияләре саклана. Биредә хезмәт итүчеләрнең һәркайсының һөнәр сайлауда үз мотивациясе бар: берәүләре өчен бу — табигый сәләт, икенчеләре өчен — карьера, ә кемдер өчен бары тик эш. Хәер, бу һөнәргә очраклы рәвештә генә килмиләр. Ул кыюлык, батырлык һәм аңлы рәвештә сайлау таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев