Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзге бал: өлкәннәр яшьләргә биргесез әле

Шәһәр мәдәният сараенда ел саен пенсионерлар өчен көзге бал үткәрелә.

Аны үткәрү инициаторлары - "Татарстан пенсионерлары" җәмәгать оешмасының җирле бүлеге. 2нче балалар музыка мәктәбенең тынлы оркестры уйнавында балга килгән өлкәннәр танго биеде, вальс әйләнде, шигырьләр укыды, романслар башкарды.

"Жозефина" модалар театрында шөгыльләнүче балаларның чыгышы һәркем өчен шатлыклы мизгел булды, алар үзләренең "Гжель" коллекциясен күрсәтте.

Кичә ахырында жюри иң яхшы биюче парларны сайлап алды.

Әлбәттә, бу җиңелләрдән булмады. Конкурста катнашкан җиде пар шулкадәр зур дәрт белән вальс әйләнде ки, аларга карап башкаларның да күңеле кузгалды, яшьлек еллары искә төшеп күзләр дымланды.

Нәтиҗәдә Нина һәм Сергей Льдоковлар гаиләсе иң яхшы биюче пар буларак танылды, аларга безнең редакция исеменнән 4 ноябрьдә Сергей Лемешевка багышлап үтәчәк өч тенор концертына билет тапшырылды.

Икенче урынны табиблар гаиләсе - Валентина һәм Александр Сошиннар алды. Хәер, башкалар да бүләксез калмады, биюче парларның барысына да бүләкләр бирелде.

Алия Сираева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев