Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзге чакырылыш башланды

Билгеле булганча, 1 октябрьдән Россиядә армия сафларына чираттагы чакырылыш игълан ителде. Димәк, солдат яшендәгеләрне барлар чак.

Хәзер хәрби хезмәткә 1992-2001 елларда туган, ягъни 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге егетләр алына. Алабуга районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Николай Битюков әйтүенчә, быел көзге чакырылышта 88 алабугалы армия сафларын тулыландырачак. Илледән артык солдат Үзәк хәрби округ гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Ә калганнар исә көнбатыш, көнчыгыш һәм көньяк округларга бүленә. Егетләр медицина комиссиясен уза.

– Гаскәрләр төренә килгәндә, солдатларның якынча 58 проценты коры җир гаскәрләренә, ә калганнары стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә, хәрби-диңгез флотына һәм үзәк буйсынудагы гаскәрләргә эләгәчәк. – Тагын унга якын алабугалы шефлыкка алынган хәрби частька җибәреләчәк. Бүген  егермегә якын алабугалы Екатеринбург шәһәрендәге радиоэлектрон көрәшнең 18 хәрби бригадасында үз бурычларын үти.

Николай Битюков әйтүенчә, солдатларны октябрьнең өченче декадасында озатырга планлаштыралар. Анда якынча 8-10 кеше китәчәк.

Быелгы чакырылышның үзенчәлеге – хәрби комиссариатлар хәзер үз шәһәр-районнарында теркәлгән егетләрне генә түгел, ә шунда яшәүчеләрне (уку йортларында укучыларны, эшләүчеләрне) исәпкә куя ала. Әгәр дә ул берәр авылныкы булып, шәһәрдә белем алса, аны җирле комиссариат хезмәткәрләре дә чакырта ала. Бу исә чакыруга кагылган мәсьәләләрне чишәргә яхшы мөмкинлек.

Ватанны саклау элек-электән ир-атның изге бурычы саналган. Ир-егетләр, хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, азмы-күпме тормыш тәҗрибәсе туплап, физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгып кайта. Кызганыч, соңгы елларда бу гадәт югала бара һәм, армиягә барып кайту элеккеге кебек дәрәҗәле булмаганга, кайда да хезмәттән читләшүче егетләр табыла.

Алабуга комиссариаты мәгълүматына караганда, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр саны иллегә якын. Әлбәттә, үз теләге белән дә, тиеш булганга баручылар да бар.

Мәсәлән, 21 яшьлек Сергей Парамонов армия сафларына үз теләге белән китәргә җыена:

– Казанның аграр университетында укыйм, әмма хезмәт итәсем килә. Октябрь ахырында китәм. Ир-егетләр өчен армиягә барып кайту кирәктер дип уйлыйм. Аннан кайткач, җаваплылык, мөстәкыйльлек арта, чын ир-ат булып кайтасың.

Ә Илья Кузнецов быел гына КФУның Алабуга институтын тәмамлаган, һөнәре буенча – физкультура укытучысы. Киләчәк һөнәрен спорт белән түгел, ә менә хәрби өлкә белән бәйләргә тели. Ә моның өчен армия хезмәтендә булу мәҗбүри.

– Миңа 20 яшь. Быел укуны тәмамладым, Алабуга медицина училищесында фельдшер һөнәрен үзләштердем. Армиягә барырга туры килә инде, – дип белдерде Әнәс Җәлилов.

Ә чакырылучыларның сәламәтлегенә килгәндә, алар төрлечә. Николай Битюков әйтүенчә, узган язда чакырылуга килгән егетләр арасында якынча 75 проценты сәламәт булса, аннан алдагы елны 65 тирәләре булган. Алабуга буенча армия сафларына баручыларның уртача сәламәтлек мөмкинлеген күзәтсәк, 60-75 процент тәшкил итә, бу исә чакырылышка да карый. Солдатның кайда хезмәт итәчәге аның саулыгына бәйле. Мәсәлән, хәрби-диңгез флотында хезмәт итү өчен, сәламәтлек буенча бернинди дә чикләүләр булмаска тиеш. Флотка эләгүнең тагын бер үзенчәлеге бар: чакырылучыга медицина тикшерүен иртәрәк узарга кирәк.

– Диңгез флоты – режимлы хәрби часть. Башта Федераль куркынычсызлык хезмәтеннән рөхсәт аласы, ә бу вакыт таләп итә, – дип искәртте Николай Битюков.

Алабуга районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы әйтүенчә, хәзер армиягә күпләр бар яктан та әзер булып килә, сәламәтлеккә дә зур игътибар бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев