Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лекарево авылында янгында дүрт кеше һәлак булды

Дүшәмбе кичке сәгать алты тирәсендә янгын сүндерү хезмәтенең диспетчер пультына Лекаревода йорт яну турында хәбәр килеп иреште.

Ут сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп җиткәндә, агач йортны тулысынча ут камап алган була инде. Йортка газ кермәгән, шул сәбәпле хуҗалар йортны мич ягып җылыткан. Ут чыгуның сәбәбе дә мич якканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдә булырга мөмкин, диләр тикшерүчеләр. Ут чыккан вакытта йортта булган кешеләрнең берсе әйтүенчә, хуҗа хатын, сүрелә башлаган утны тергезү өчен, мичкә бензин сипкән.

Ут мизгел эчендә бар йортны камап ала. "Безне берничә минутка алданрак чакырган булсалар, йорт тулысынча янып бетмәгән дә булыр иде", - диләр янгын сүндерүчеләр. Чыннан да, мондый вакытта һәр минутның кадерле булуын онытмаска кирәк, дип киңәш бирә алар. Моннан тыш, ут күрше-тирә корылмаларга да күчәргә мөмкин.

Вакыйга урынында эшләүче янгын сүндерүчеләр хәбәр итүенчә, янып беткән йортта дүрт гәүдә табылган. Бу: өлкән яшьтәге йорт хуҗалары һәм аларның кунаклары - шул ук авылда яшәүче ир һәм аның әнисе. Алар каршы як йортта гына яшәгән.

Алия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев