Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лекарево җирлеге башлыгы 8 айга нәтиҗә ясады

Лекарево авыл җирлегенә 4 торак пункт — Лекарево һәм Олы Армалы, Яңа Авыл һәм Иске Армалы авыллары керә.

Бу ел Лекарево авыл җирлеге өчен ике мөһим вакыйга — Олы Армалы авылында күптән көтелгән кибет ачылу һәм Лекарево авылында су белән бәйле проблеманы хәл итү булды.

Бу хакта шәһәр планеркасында авыл җирлеге башлыгы Лариса Зарипова сөйләде.

— 2023 елның февралендә Олы Армалы авылының Үзәк урамында кибет файдалануга тапшырылды. Халык кибет эшеннән канәгать. Моннан тыш, Лекарево авылын даими рәвештә су белән тәэмин итү җайга салынды. Моның өчен «Инженерлык коммуникацияләре» җәмгыяте насосын алыштырды, автомат җиһазларны төзекләндерде. Суүткәргеч челтәрләрендә хасил булган 6 өзеклек төзәтелде. Җәй эссе булуга карамастан, бөтен җирдә су барлыкка килде. Шулай да, авылга әле өстәмә скважина һәм каланча кирәк, — дип билгеләп үтте Лариса Зарипова.

Лекарево авыл җирлегенә 4 торак пункт — Лекарево һәм Олы Армалы, Яңа Авыл һәм Иске Армалы авыллары керә. Барлыгы аларда 603 кеше яши. 
Быел октябрь башында Лекарево авылы үзенең 315 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Гражданнарның үзара салымы нәтиҗәләре буенча 297700 сум акча җыелган. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларны исәпкә алып, гомуми сумма 1,4 миллион сум тәшкил иткән. Бу акчалар трактор өчен үзбушаткыч тагылма сатып алу, юл участокларын вак таш белән түшәү, Иске Армалы авылында чишмәне һәм Олы Армалы авылында каты коммуналь калдыклар җыю өчен ике мәйданчык территориясен төзекләндерүгә юнәлтелгән.

Җирлек территориясендә эре авыл хуҗалыгы объектлары юк. Биредә терлекчелек белән Ольга Фалалеева крестьян-фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнә, җирләрнең бер өлешен «Мир» җәмгыяте эшкәртә. Бөртекле культураларны «Вятский берег» җәмгыяте үстерә, предприятие шулай ук боланнар үрчетү белән шөгыльләнә.

Җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм итә: тактик носилкалар, биштәрләр, госпитальләр өчен пижамалар, табигый мехтан стелькалар тегәләр, оекбашлар бәйлиләр.

— 2023 елда теркәлмәгән җир кишәрлекләренең һәм капиталь төзелеш объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча зур эш башкарылды. Күп балалы гаиләләргә бүлеп бирергә мөмкин булган 20 буш участок ачыкланды. Шулай ук җирлек территориясендә күп балалы гаиләләргә йортлар төзү өчен матур урыннар бар. Бу мондый гаиләләр өчен торак комплексын формалаштыру буенча элек планлаштырылган проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә, — дип билгеләп үтте үз чыгышында Лариса Зарипова.

Шулай ук ул район башлыгына Лекарево мәдәният йортының «Ковылек» ансамбленнән сәхнә костюмнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мондый үтенеч белән коллектив Рөстәм Нуриевка шәхси кабул итү кысаларында мөрәҗәгать иткән булган. Моннан тыш, Лариса Зарипова клуб өчен сәнгать җитәкчесе һәм аккомпаниатор өчен ярты ставка бүлеп бирү кирәклеген билгеләп үтте. Әлегә бу эшне директор башкара, әмма бу җиңел түгел. Шулай ук чыгышын йомгаклап, Лариса Зарипова Лекарево авылында спорт мәйданчыгы төзелешенә грант ярдәме күрсәтү мөмкинлеген карауны сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев