Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үлемгә китергән ял

Алабугалылар дүрт тәүлек диярлек киеренкелек хәлендә көтте. Дулкынланып көтте – бәлки, табылырлар. Исән килеш. Язмыш дигәннәре шулдыр, күрәсең. Тормышны да күрергә өлгермәгән ике яшь кешенең гомере кинәт өзелде.

Бу афәтнең сәбәпләре нидә, исән калуга өмет булганмы? Хәбәрчебез шуны ачыклады.
21 август кичендә 16 яшьлек Виктория Сычева һәм 17 яшьтәге Кирилл Годков дуслары белән бергә Чулман елгасындагы утрауларның берсендә ял итәләр. «21.08.21» — кыз көннең матур санлы булуын билгеләп үтә. Ул вакытта аның сүзләрен беркем дә игътибарга алмый. Могҗизалы булып тоелган бу цифрларның алар өчен ни булып бетәсен белгән булсалар икән...
Утрауга хәтле яшьләр «Лоцман М-330» моторлы көймәдә баралар, көймә Кириллның әтисенеке. Өч кешелек кенә булса да, Кирилл аның белән яхшы идарә итә, балыкка йөреп өйрәнгән. Төнге сәгать бергә кадәр утрауда булганнан соң, егет өч иптәшен Алабуга ягына, ярга чыгарып куя. Башкалары кала. Җәйге җылы кич маҗараларга ымсындыра. Кирилл белән Виктория йолдызлы күк астында көймәдә йөзеп килергә булалалар. 21еннән 22 август төне алар өчен фаҗига белән тәмамлана. Яшьләр утрауга әйләнеп кайтмый. Бөтенләй кайтмыйлар...
Утрауда калган дуслары соңыннан тикшерү барышында сөйләгәнчә, алар йокыга киткәннәр һәм Кирилл белән Викториянең юклыгын тиз генә аңламаганнар да.
22 август иртәсендә, туганнары һәм танышлары борчыла башлый. Социаль челтәрләрдә мәгълүмат яшен тизлеге белән тарала. Алабугалылардан яшьләрне эзләүдә ярдәм сорала. Тукталышларда аларның фотолары ябыштырыла. Коткару хезмәтләренә Алабуганың, Яр Чаллының, Түбән Каманың эзләү-коткару отрядлары, волонтерлар кушыла.
Катнаша алмаганнар рухи ярдәм күрсәтеп торды: «Тере килеш табылсыннар гына!» Эзләнү урынына безнең хәбәрче дә барды. Биредә Кириллның сыйныфташы белән сөйләшергә мөмкин булды. Алар төн буе эзләгән. Түбән Камага кадәр җәяү барып җиткәннәр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар инспекциясенең штаттагы һәм штаттан тыш инспекторлары, кинологлар, полиция хезмәткәрләре — барлыгы 70тән артык кеше, 18 йөзү чаралары, аварияләрдән коткару автомобиле һәм квадроцикл җәлеп ителгән.
Алабугалылар соң чиккәчә көтте. Көттеләр һәм могҗизага ышандылар, ләкин көткәнчә булмады. 
23 августта ТР буенча РФ Тикшерү комитетының РФ ҖК 2 маддә «п» пункты буенча (ике яисә артыграк затны үтерү) җинаять эше ачканлыгы билгеле булды.
Көннән-көн яшьләрнең исән калуына өмет сүрелә барды. 25 августта кызның гәүдәсе табылды. 
— Алабуга кизү-диспетчерлык хезмәте мәгълүматы буенча, иртәнге 5 тулып 40 минутта Танайка авылы янәшәсендә Кама елгасынан волонтерлар 2005 елда туган кызның гәүдәсен табып алды, — дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт идарәсенең ТР буенча матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
Егетне эзләү дәвам итә. Берничә сәгатьтән Кирилл да табыла. Водолазлар аның гәүдәсен су төбеннән, кыз гәүдәсе табылган урыннан агым буенча 800 метр түбәндәрәк табалар. Аннан бер көн алдарак кызның сыңар кроссовкасы табылганлыгы билгеле. 
Бәхетсезлеккә китергән сәбәпләрнең бер фаразы — көймәнең баржа белән бәрелүе. Шуннан соң яшүсмерләр суга баткан. Көймә Пермь ягында табылган. Бу исә моннан йөзләрчә чакрым ераклыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев