Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Үлемсез полк” – үлемсез батырлык

Җиңү бәйрәмендәге бу чарага алабугалылар елдан-ел күбрәк кушыла.

"Үлемсез полк" сафлары шәһәр мәдәният сараеннан, Нефтьчеләр проспекты һәм Гассар урамы буйлап, Яшьләр стадионына кадәр юл үтте. Аны шәһәр хакимияте җитәкләде. Район башлыгы Геннадий Емельянов, аның урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина белән беррәттән, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре, ветераннар, хезмәт коллективлары вәкилләре, урта һәм югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, шәһәрдә яшәүче башка кешеләр катнашты. Геннадий Емельянов үзенең бабасы Иван Емельянов портретын күтәреп барды.

Яшьләр стадионында маршта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Шушында ук "Татарстан. Без хәтерлибез!" дигән исем белән флэш-моб узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев