Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ленин мәйданын төзекләндерү эшләре кайчан тәмамланачак

Ленин мәйданын реконструкцияләү эшләренең берникадәр сузылуы алабугалыларда борчу тудыра.

Аның территориясе һәрвакыт шәһәрлеләрнең генә түгел, туристларның да яраткан урыны иде. Әлеге киңлекне реконструкцияләү буенча проектлар да халыкта кызыксыну уятып кына калмыйча, чын мәгънәсендә куандырды – иске мәйданның яңа йөзен күрүне күпләр түземсезлек белән көтә.

Хәер, район җитәкчелеге дә әзер мәйданны тизрәк күрергә тели. Ләкин әлегә биредә алга китеш күзәтелми.

Төзекләндерү буенча озакка сузылган эшләр фактын “АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты” МКУ директоры Рөстәм Латыйпов шәрехләде. Ул Ленин мәйданын реконструкцияләү буенча эшләрнең вакыты буенча артта калуын таныды, һәм моны подрядчы тарафыннан тоткарлык белән аңлатты. Ә бу, үз чиратында, архитекторлар белән проблемаларга китергән.

– Дәүләт заказчысы итеп подрядчы – “Татлизинг” компаниясе билгеләнде, эшне “Реставратор” субподряд компаниясе башкара. Подрячы баштан ук бик яхшы эшләмәде, шуның аркасында артта калу күзәтелде. Өстәвенә, подрядчы тарафыннан безнең архитектор (“Оркестра дизайн” архитектура студиясе, Санкт-Петербург шәһәре – Автор иск.) күрсәткән проект билгеләре исәпкә алынмаган.

Хәзер проект авторлары эшләрне проект белән тәңгәлләштерүне таләп итеп куйды, ди Рөстәм Латыйпов.

– Идея буенча, беренче мартка кадәр төзүчеләр коймаларны алып куярга, монолит эшләрне, брусчатка салуны, сәүдә бүлеген һәм тукталыш павильонын урнаштыру буенча эшләрне төгәлләргә, барлык КАФларны (кече архитектура формаларын – Автор иск.) куярга тиешләр иде. Тик берни дә эшләнмәде, һәм 1 мартка кадәр алар өлгерми, әлбәттә.

Безгә билгеле булганча, процессны тизләтү өчен бу эшкә муниципалитет кушылган һәм ике өстәмә подрядчы – “Сарехад” һәм “Самур” төзелеш компанияләре яллаган. “Сарехад” алдына 2300 метр брусчатка салу бурычы куелган. “Самур” исә сәүдә павильонын монтажлау белән шөгыльләнергә тиеш. Алар үзләре материал сатып алып, эшкә керешкән, ди Рөстәм Латыйпов.

Тик алга таба әлеге подрядчы белән эш итмәячәкбез, дип нәтиҗә ясады әңгәмәдәшебез. Чөнки Ленин мәйданыннан тыш аңа башка дәгъвалар да бар. Мәсәлән, нәкъ менә “Татлизинг” мәдәният сараенда 45 миллион сумлык ремонт эшләрен башкарган һәм бүгенге көнгә кадәр заказчы тарафыннан аңа карата булган кисәтүләрне бетермәгән.

Ленин мәйданы нинди булачак?

Яңа юллар, куаклар, балалар өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр һәм хәтта “Кама” уку театры янында амфитеатр – архитекторлар уйлавы буенча үзгәртеп корудан соң яңартылган Ленин мәйданы әнә шундый булачак. Әлеге үзгәрешләрнең барысы да 50 миллион сум акча таләп итә. Бу акчаларны федераль казна бүлеп биргән. Исегезгә төшерәбез, Ленин мәйданын реконструкцияләү проекты өченче ел кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында җиңеп чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев