Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Махсус хөрмәтләү сүзләре – әниләргә

Язның иң беренче бәйрәме - 8 март алдыннан шәһәр мәдәният йортының тамашачылар залы шәһәр һәм районыбызның гүзәл затларын җыйды.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов залга жыелган барлык хатын-кызларга бәйрәм котлавын җиткерде:

- Сез безгә тормыш бүләк итәсез, беренче тормыш дәресләрен бирәсез, кеше тормышындагы иң кадерле нәрсәләрнең берсе булган гаилә бәхете, балалар тәрбиясе дә сезнең кулда. Сезнең йөрәктән чыккан җылы безнең белән һәрвакыт янәшә. Җир йөзендә сез үзләштермәгән бер генә һөнәр дә юктыр, мөгаен, ләкин иң мактаулы титул булып - "хатын-кыз - ана" тора, шуңа күрә бу көнне махсус хөрмәтләү сүзләре әниләргә багышлана. Сез һәрвакыт теләсә нинди шартларда да, балалар турында уйлыйсыз. Без, ир-атлар, сезнең алда баш иябез.

Концерт башланыр алдыннан ТР Президенты указы белән "Ана даны" медале белән Миләүшә Төхфәтуллинаны бүләкләделәр.

- Мин алты бала әнисе. Икесе инде балигъ булган, дүртесе үзем белән, иң кечесенә ике яшь ярым. Буш вакытымны балаларыма багышлыйм. Бәйрәмгә кызым Алия үз куллары белән кәгазьдән ясалган чәчәк бүләк итте. - ди Миләүшә Зөфәр кызы.

Кызы Алия әнисенең бик тә яхшы күңелле, мәрхәмәтле булуын, аш-су осталыкларына өйрәтүен, әнисе пешергән тәмле ризыклардан бигрәк тә өчпочмакны яратуын әйтте.

Миләүшә ханымнарның гаилә шөгыле - умартачылык. Аларның Башкортстанда (Тормыш иптәше шул яктан. - Автор) 50 умарталары бар.

Сәхнәгә бүләкләү өчен чакырылучы хатын-кызлар күп булды. Концерт тәмамлангач, залда утыручы гүзәл затларыбызга лалә чәчәкләре өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев