Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марина Старицкая: «Балачактагы хыялым чынга ашты»

Төрле өлкәләрдә эшләүче гүзәл затлар белән таныштыруны дәвам итеп, полиция тармагына күз салабыз.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча эш башкару һәм режим бүлеге башлыгы, эчке хезмәт майоры Марина Старицкая тумышы белән Омск шәһәреннән. Ул эш башкару һәм режим бүлеге башлыгы вазыйфасында инде 10 елдан артык хезмәт итә.

Хезмәте дәүләт серен саклау, кергән барлык документларны тикшерү, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү, кыскасы, эш башкару белән бәйле. 2003 елдан 2010 елга кадәр сорау алу бүлегендә сорау алучы булып эшли, тик менә 2010 елдан башлап, эш башкару белән җитәкчелек итәргә тәкъдим иткәч, документлар белән эшләүнең тормышының аерылгысыз өлеше икәнен сизеп ала.

— Кечкенә вакытта кем булырга хыяллана идегез? Хыялыгыз чынга аштымы?

— Ул вакытта милиция хезмәткәре булу — балачак хыялым иде, кемнәндер сорау алып, җинаять эшләрен тикшергән сыман уйнаган вакытлар һаман да истә. Әйе, әлбәттә, хыялым ашты дип саныйм. Бүген яраткан эшемдә эшлим.

— Илһам чыганагыгыз?

— Ике балам — минем илһам чыганакларым. Аларны тәрбиялим. Балалар — минем тормышым, бар байлыгым, бар тырышлыгым — алар өчен. Шулай ук, эштән бушаганда, спортзалга йөрергә тырышам.

— Эштә нинди авырлыклар очрый?

— Минем өчен иң мөһиме — документларны вакытында карау, чөнки күп кенә йөкләмәләр тикшереп торыла, ә бу исә — зур җаваплылык. Эш башында, әлбәттә, авырлыклар булгандыр, тик озак еллар эшләү дәверендә, теләсә-нинди хәлдән дә чыгу юлын табарга өйрәнәсең.

— Эшегезнең кызыклы яклары?

— Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы документлар әйләнеше системасының технологияләрен кертүләре. Элек хатлар күбрәк булса да, дөрес, хәзер дә алар аз түгел, без бөтен документларны Россия почтасы белән җибәрдек , ә хәзер документны системага кертү белән, ул инде башка республикада була, болар барысы да кызык. Шулай ук боерыкның яңа законнары чыгу да кызыксыну уята. Без үз язмышларын Эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә багышларга, закон һәм хокук тәртибе сагында торырга теләүчеләрне полиция хезмәтенә чакырабыз.

Марина Старицкая барлык хатын-кызларны 8 март уңаеннан котлап, аларга ныклы сәламәтлек тели. «Һәм ешрак елмаегыз», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев