Марс Гыймазетдинов: «Музыка һәм хәрәкәт кирәк»
Алабуганың танылган спортчысы һәм музыкант белән әңгәмә.
Игелекле хисләрне көчәйтү өчен, нәрсә эшләргә? Алабугада билгеле булган спортчы һәм музыкант Марс Гыймазетдинов белән әңгәмәбез шул сораудан башланды.
Марс Сәләхи улы шушы көннәрдә 80 яшен тутыра.
— Музыка һәм хәрәкәт кирәк. Музыка ике төп үзлеккә ия — чагылдыра һәм сурәтли: хисләр, фикерләр чагылдыра; адымнарны, тавышларны, хәрәкәтне сурәтли, − ди ул.
— Кыскача гына үзегезнең тормышыгыз турында, Алабугада, Татарстанда һәм чит илдә музыка, спорт эшчәнлегегез турында сөйләгез әле.
— Мин 1943 елда туганмын. Әсирлеккә төшкән немецларны һәм японнарны хәтерлим, кораллы сакчылар аларны төрле эшкә йөртте. Куйбышев исемендәге 5нче мәктәптә укыдым. Стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләрендә 3 ел хезмәт иттем. Әлмәт музыка мәктәбенең баян, аккордеон классын, шулай ук АДПИның филология факультетын тәмамладым. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә: мәдәни-агарту училищесында, музыка мәктәбендә, 5нче гомуми белем бирү мәктәбендә эшләдем. Укытучылык стажым — ярты гасыр. Квалификация — «Югары категорияле укытучы».
«Тихоновские зори», Поспеловода «Повилика», Колосовкада «Берегиня» ансамбльләрен булдырдым. Мәктәп эскәмиясеннән без спортка күнектерелгән идек. Физкультурадан безне хәрби офицер Сергей Петрович Прокудин укытты. Чаңгыда яхшы гына йөгерә идем, Татарстан Беренчелегенә Алабуга җыелма командасында футбол уйнадым. РФ ЭЭМның «Динамо» җәмгыяте әгъзасы булып торам. Казандагы ярышларда Алабуга милициясе данын яклый идем. Безнең «Милция офицерлары» вокаль ансамбле Казанда һәм Яр Чаллыда үзешчән сәнгать конкурсларында катнашты. Ансамбльгә элек полиция офицеры булган Елизавета Ивановна Харисова җитәкчелек итте.
— Марс Сәләхович, Чехиядә сверхмарафон буенча Чемпионатта ничек дөнья күләмендә нәтиҗәгә ирешүегезне тулырак сөйләгез әле?
— 26-27 яшьлек чагымда тазарып киттем, һәм йөгерә башладым. Бер километрдан башлап, аннары 3 һәм 30 чакрымга кадәр, Татарстанның шәһәрләрендә, төрле илләрдә марафонны үзләштердем. Казаннан йөгердем, Латвиядә, Мәскәүдә, Омскида, Смоленскида. «Тормыш юлы» марафонында 5 тапкыр катнаштым. Классик марафонны 30 тапкырдан артык уздым. Иң яхшы нәтиҗә — 2 сәгать 50 минут. 100 километр йөгерештә Татарстан чемпионаты, Мәскәүдә Россия чемпионаты (100 км), Екатеринбургта 100 километрга тау йөгереше, 20 тапкырдан артык тәүлек йөгерешләре, АДПИ баскычлары һәм коридорлары буйлап Глафира Стахеева истәлегенә марафон, вертикаль менү Королев шәһәрендә, кар көртләре буйлап йөгерүдә Россия чемпионаты — аларда да катнаштым. Бервакыт Алабуга районының спорт комитетына Җир тирәли йөгерүче өч йөгерешчене район буйлап озатып йөрергә күрсәтмә килде. Миңа куштылар, ул вакытта мин инде марафончы идем. Без Нократ аша күпердән 50 километр йөгердек. Алар Англиядән, нуленче меридианнан чыккан булган, максатлары: Җирне әйләнеп узып, шул ук урынга җитү иде. Россия җыелма командасы әгъзасы буларак, мин Мәскәү, Санкт-Петербург, Россия Федерациясе һәм ТР җыелма командалары арасында ел саен уза торган матчларда катнаштым.
— Әйтегез әле, ярышларга барганда, Сезгә кем булышты?
— Газета аркылы ТР Дәүләт Советы депутаты, «Эссен продакшн АГ» АҖнең генераль директоры Леонид Барышевка һәм аның урынбасары Илшат Шәймуратовка рәхмәт белдерәм, алар миңа финанс белән ярдәм итте. Леонид Анатольевич: «Марс, син нәтиҗә күрсәтәсең, бу алабугалы яшьләрне тәрбияләүдә бик мөһим», — диде.
— Тагын нинди ярышларда катнашканыгыз булды?
— Җиңү көне хөрмәтенә Яр Чаллы — Түбән Кама марафон йөгереше, Яр Чаллы — Алабуга экология йөгереше, Татарстан Республикасы даны өчен республиканың көнбатыш районнары буйлап 260 километрга сверхмарафон, "Татнефть«нең 50 еллыгына 300 километрга сверхмарафон.
— Шәһәрнең танылган кешеләре хөрмәтенә һәм Алабугага реклама ясап, нинди чараларда катнаштыгыз?
— Цветаева истәлегенә «тәүлек йөгереше» вакытында аның каберенә чәчәкләр салдык, Дурова истәлегенә «Кентаврлар узышы», Шишкин истәлегенә триатлон булды. Моннан тыш, Бехтеров истәлегенә мунчада чабыну буенча Шәһәр чемпионаты һәм Олы күлдә кышкы йөзеш, сәүдәгәр Стахеевлар истәлегенә Кама буенча 20 километрга йөзеш, Җиңү көненә һәм маршал Говоров истәлегенә Алабуга районы буенча төркемләп йөгереш үтте.
— Чехиядәге 48 сәгатьлек йөгереш буенча Дөнья чемпионатына әйләнеп кайтыйк әле...
— 2005 елда Александр Алексеев (Мәскәү) Брно шәһәрендә ике тәүлеклек марафонда дөнья чемпионатында катнашу өчен Россиянең җыелма командасын оештырды. Иң көчлеләрне җыйган иде, мине дә чакырды. Уңышлы чыгыш ясый алмадым, тәҗрибәм юк иде, ләкин ул аннан соңгы елда да мине чакырды. Әйтеп куйыйм: бик яхшы чыгыш ясап, мин халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәдем, 60-65 яшьлекләр төркемендә җиңдем. Королев шәһәрендә миңа марафон йөгереше буенча клуб ачуга һәм сәламәт яшәү рәвешен таратуга («Норд стайер» клубы) сертификат һәм таныклык тапшырдылар. Мин «Җан һәм тән аерылгысыз» лекция-концерт эшләдем.
— Чыгышның программасында?
— Тән өстендә даруларсыз эшләү ысуллары, йөгерү алымнары, сулыш алу, тәннең һәм җанның камил ярашуы турында сөйләү. Моннан тыш, мин классик һәм халык көйләрен, үз эшкәртмәләремне баянда уйнауны да керттем, чөнки тән җаннан, ягъни кешенең нерв системасыннан башлана. Кешенең җанын, аеруча баланыкын, бөтен дөньяны тутырган һәм кешене кыргыйлаштыруга китерә торган ясалма музыка белән түгел, тере музыка белән сәламәтләндерергә һәм чистартырга кирәк. Еш кына миңа йөгереш дистанциясен ничек узарга өйрәтүемне сорап мөрәҗәгать итәләр. Өйрәтәм һәм әйтәм, чөнки ул сәламәт яшәү рәвешен таратуга керә. Узган уку елы ахырында мин район башлыгы Рөстәм Нуриев янына барган идем. Ул миңа КФУның Алабуга институты студентлары алдында һәм шәһәр мәктәпләренең берсендә чыгыш ясарга тәкъдим иткән иде, шулай эшләдем дә. Башка уку йортларында да лекция-концертлар үткәрергә әзермен.
— Алабугалыларга теләгегез нинди?
— Сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге. Ветеран спортчыларның башлангычларын хупларга кирәк. Баянчылар конкурсы оештыру да яхшы булыр иде.
Галина КУЗНЕЦОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев