Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Математиканы яхшырак беләләр

Алабуга мәктәп укучыларының өлгереше 99,61 процент тәшкил итә. Дүрт меңгә якын укучы быелгы уку елын "дүртле" һәм "бишле" билгеләренә генә тәмамлады.

Тугызынчы сыйныфларның дәүләт аттестациясе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, район буенча уртача балл түбәндәгечә: рус теле - 4,07 балл, математика - 3,92 балл. Ике күрсәткеч тә үткән елдагысыннан яхшырак. Шулай да тугызынчы сыйныфтан чыгарылыш укучыларының 13е имтиханнарын көз көне яңадан тапшыруга калдырылган.

Районда 11 сыйныфны 383 кеше тәмамлады, алар барысы да өлгергәнлек аттестаты алды. Бердәм дәүләт имтиханы буенча рус теленнән уртача балл 73,34 тәшкил итте, бу былтыргы күрсәткечтән түбән. Өч укучы 100 балл җыйган.

Математикадан уртача күрсәткеч - 4,63 (база дәрәҗәсе), профильле дәрәҗә буенча - 56,55. Укучылар арасында 80нән артык балл җыючылар саны - 156. Мондый укучыларны әзерләгән мәктәпләр арасында алдынгылар - 10нчы һәм 9нчы мәктәпләр, 4нче гимназия.

Медаль алучылар - 27 укучы, аларның өчтән береннән дә күбрәге 10нчы мәктәпне тәмамлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев