Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Матур гаиләнең сере – бер-береңне хөрмәт итүдә, бердәмлектә

Алабуга районының Морт авылыннан Фәния һәм Равил Галеевлар 53 ел бергә тормыш итә.

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Районыбызда да матур, үрнәк гаиләләр бик күп. Аларга карап, күңелләрдә соклану хисе туа, чын мәхәббәтнең барлыгына инанасың. Әлеге язмабыз Алабуга районының Морт авылында гомер итүче, бер-берсен бер караштан аңлап, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче тату гаилә — Фәния һәм Равил Галеевлар турында. Алар тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып 53 ел бергә гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен зур тырышлык кирәк. Ә Равил абый белән Фәния апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Равил Гариф улы шушы җирлектә туып-үскән егет. Ә Фәния Гайнетдин кызы Мөслим районыныкы. Язмыш җилләре аларны Алабуга педагогия институтында очраштыра. Икесе дә спорт белән шөгыльләнгәннәр, Казанга бергә ярышларга йөргәннәр. Ике арадагы дуслыктан бик тиз кайнар мәхәббәт бөреләнә. Дүрт ел йөргәннән соң яшьләр саф хисләрен саклап, мәхәббәтләренең ныклыгын сынап, олы тормыш юлына аяк баса. Тиздән татлы сөю җимешләре — Рәисә, Салават, Рөстәм дөньяга аваз салалар. Фәния ханым һәм Равил ага үзләре дә хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр буларак, балаларын да шәхси үрнәкләрендә тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Рәисә һәм уллары Салават медицина өлкәсендә белем алып, үз һөнәрләре буенча эшли. Ә төпчек уллары — Рөстәм икътисадчы һөнәрен сайлаган. 
«Туебыз кечкенә генә йортта үтте. Туганнар бик күп булганлыктан, туйны биш көн бәйрәм иттек. Ә балаларыбыз тугач, тормыш иптәшем алар зур йортта яшәргә тиеш диде, 1973 елда йорт салып чыктык», — дип хатирәләре белән уртаклашты Фәния апа.
Районыбызда Фәния апа белән Равил абыйны белмәгән кеше сирәктер. Алар гомерләрен мөгаллимлек эшенә багышлаган. Равил абый 41 ел буе балаларга белем биргән, физика, математика фәннәрен укыткан, төрле спорт түгәрәкләре алып барган. Ә Фәния апа — биология, экология, география укытучысы, шулай ук 40 ел гомерен белем бирүгә багышлаган. Икесе дә Татарстанның Атказанган мәктәп укытучылары. Алар бергә табигать фәннәре буенча интерактив укыту программасы төзеп, республикада беренче урын яулауга ирешкән. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдән читтә калмыйча, һәрвакыт югары урыннарга лаек булалар. 
«Әлбәттә, балаларны укыту, аларга тәрбия бирү — зур көч таләп итә торган эш. Без һәрдаим бәйгеләрдә катнаштык, призлы урыннар яуладык. Тормыш иптәшем туризм буенча секция дә алып барды, анда йөрүче балалар белән күп ярышларда катнашып, призлы урыннар алдылар. Әле бүгенгедәй истә, шулай республика буенча беренче урынны алып, Кавказ тауларына да барып, яхшы урын алып кайтканнар иде. Ата-аналар белән аңлашып, бик дус яшәдек, балалар да бик акыллы булды, биргән белемнәрне үзләренә сеңдереп барырга тырыштылар. Укучыларыбыз белемле булсын өчен, өйдә дә түгәрәкләр үткәргән чаклар булды. Әйтик, бер бүлмәдә — биология фәне буенча түгәрәк булса, икенчесендә — физика. Тамаклары ачса дип, алдан ук тиз генә тәмле әйберләр пешереп куя торган булдым — коймак, белен, ә аннары бергә чәй эчә идек», — дип искә ала мәктәп елларын Фәния апа.
Бүгенге көндә Фәния һәм Равил Галеевлар лаеклы ялда. Әмма бер дә тик тормыйлар. Ишегалларында нинди генә чәчәкләр үсми. Алар инде күп еллар чәчәк үстерү белән мавыга икән, орлыкларын, үсентеләрен хәтта посылкалар белән башка кешеләргә дә җибәргән вакытлары булган. «Үзебезнең дә, күршеләрнең дә ишегаллары матур булса, дөнья да ямьле була дигән принцип белән яшибез без», — диләр Галеевлар.
«Равилгә баштан ук игътибар иттем. Һәрьяктан уңган, ярдәмчел, һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшли белә иде, аны сайлап ялгышмаганмын. Юморист та иде ул, кызык иде аның белән. Икенче курста укыганда велосипедта урманга шомырт чәчәкләре, умырзаялар җыеп кайтырга киттек. Шулай килеп чыкты инде, ул минем борынны тотты да, кемне сөясең дип сорады. Мин шунда «сине булыр инде» дип җавап бирдем. Андый кызыклы хәлләр бик күп булды инде».
Матур гаиләнең сере нидә дигән сорауга, бер-береңне хөрмәт итүдә, аңлап яшәүдә, бердәмлектә, матур традицияләрне балаларга тапшыра белүдә, дип җавап бирә Галеевлар. Әйе, ялгышмаганнар бер-берсен сайлап, гаиләдә алар бер-берсенә таяныч, сөекле ир белән хатын, өч балалары һәм аларның гаиләләренә яраткан әти белән әни, оныкларына һәм оныкчыкларына кадерле әби белән бабай, күршеләренә, туганнарына, якыннарына ярдәмчел, киң күңелле кешеләр. Менә шундый тату гаилә бөтен авылга үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, ә барлык якыннарының горурлыгы булып, 53 ел бергә матур гомер итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев