Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәдәният сараенда Ватанны саклаучыларны котладылар (фоторепортаж)

22 февраль көнне Алабуганың мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм булды.

Мәдәният сараеның мәрмәр залында кунакларны Суворов училищесы курсантлары каршы алды.

Зур залда Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров чарага килгән ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен, хезмәт ветераннарын һәм барлык ир-атларны бәйрәм белән котлады.

Кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдат әниләренә Суворов училищесы курсантлары чәчәк бәйләмнәре бирде.

Шәһәрнең бию һәм җыр коллективлары, Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы студентлары Ватанны саклаучыларны котлап концерт куйды.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев