Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөгаллимнең авыр хезмәте өчен рәхмәт

Шәһәр Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре, педагогик хезмәт ветераннары чакырылган иде.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Мәдәният йортының зур сәхнәсеннән шәһәр һәм районыбызның педагогларын котлады. Ул барлык укытучылар берләшмәсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Без бергә бик күп эшләр башкардык. Ике мәктәп төзелде, өч балалар бакчасы төзекләндерелде. Ике мәктәп төзелде дип мин ялгыш кына әйтмәдем. 5нче санлы мәктәп яңадан эшләнде диярлек: төзекләндерелде, тиешле хәлгә китерелде. Август киңәшмәсе өчен аерым рәхмәтемне белдерәм. Ел дәвамында бергә үткәрелгән барлык эшләр өчен мин сезгә чиксез рәхмәтле», − диде ул. 
Шулай ук Рөстәм Мидхәт улы билгеләп үткәнчә, районның киләчәккә планнары бик күп. Беренче чиратта хәзерге көндә булган мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү һәм яңаларын төзү. Киләсе елда 9нчы санлы мәктәпне яңартырга планлаштыралар. 
Бүгенге көндә Алабуга районы мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 2643 кеше хезмәт куя, алар исәбендә 1413 педагог. Районыбызда 23 гомуми белем бирү учреждениесе эшли, анда 9554 бала белем ала.
Котлау сүзләре белән Ривал Зарипов та чыгыш ясады, ул үзенең Алабуга районы Мәгариф идарәсе башлыгы вазифасыннан китүе турында хәбәр итте:
«Сезне һөнәри бәйрәмегез − Укытучылар көне белән котлыйм. Һәрбарчагызга иҗади уңышлар, үз көчегезгә ышаныч һәм Алабуга укытучысының данлы традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче булуыгызны телим. Укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары − нәкъ менә алар гасырлар буе безнең яраткан районыбызның данын яклаучылар. Нәкъ менә алар ярдәмендә без үзебездә булган казанышлар турында сөйли алабыз. Бик зур рәхмәт сезгә, дуслар!» 
Тантана барышында район башлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев