Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Миңа матурлык тудыру ошый»

Табигатьне саклау, аның үсешенә кулдан килгәнчә ярдәм итү — үзебезне, киләчәгебезне, Җир-анабызны саклау, дигән сүз. Нәкъ шул принципка таянып эш итә үзлегеннән агачлар утыртучы Али Әмиров. Аның кебекләр безнең шәһәр-районда гына түгел, җир йөзендә сирәктер.

Якынча 26 ел элек Али Әмиров Урта Азия якларыннан безнең шәһәргә күченеп кайта. Хәзер ул Алабуга, аның матурлыгы өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе. Җәмигъ мәчете артындагы мәйданда алмагач, слива, груша һәм башка агач үсентеләре рәтләргә тезелешеп киткән. Күп тә үтмәс, алар шау-гөр чәчәк атып, мул уңышлары белән паркка килүчеләрнең күзләрен сөендерер. Ә бу гүзәллекнең барысын да Али Әмиров тудыра. 
— Узган елны башта бер агач үсентесе утыртып карадым, аннары икенчесен... Хәзер инде шактый утыртылды. Һава торышы яхшы торса, абрикос һәм төче чия утыртасы бар. Барысы да үз питомнигымнан. Бөтен эшне дә үзем эшлим, кайбер вакытта гына мәчеттән ярдәм итәргә килүчем бар, — ди ул.
Чын ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм малай үстерергә тиеш, диләр. Али аганың йорт салудан кала, барысы да эшләнгән. Ә агач утыртуга килгәндә "план«ны күпкә арттырып үтәгән инде ул.
— Агачлар утыртып бетерәм дә, аннары өй дә салырга була, — ди ул көлеп.
Матурлык дөньяны саклар, дигән әйтемнең хаклыгына торган саен ныграк инанасың. Кеше өчен, тирә-ягыбызның матурлыгы өчен, чын күңелдән шундый эшләр башкаручылар сокландыра. Хәзерге заманда бу сирәк күренеш. 
— Тормыш бик кыска, нәрсә дә булса эшләп калырга өлгерергә кирәк. Болар барысы да тирә-ягыбыз матур булсын, яшеллеккә күмелсен өчен эшләнелә. Барысы да ихластан, бу миңа күңел рәхәтлеге бирә. Гомумән, миңа матурлык тудыру ошый, — ди ул.
Бу шөгыльне Али ага әтисеннән үзләштергән. Бүгенге көндә ул үзенең игелекле, фидакарь хезмәте белән экологияне саклауга зур өлеш кертә, яшь буынга чын мәгънәсендә үрнәк булып тора. 
— Паркта йөрүчеләр үзләренең соклануын белдерә, яхшы сүзләр күп ишетәм. Әйтик, кайберләрнең теләге буенча, ясмин, гөлҗимеш агачлары утырттым. Озакламый һәркем утырткан үсентеләрнең матур агачка әверелгәнен күрер, язын чәчәккә күмелеп утыруына куаныр. Киләсе елга кайбер җиләк-җимеш агачлары инде уңыш бирер дип өметләнәм. Утыртуның шулай ук мөһим шартлары бар. Әйтик, агач утырту өчен чокырның киңлеге — 1гә 1 метр, тирәнлеге кимендә 60 сантиметр булсын. Үсенте яхшы үсеп китсен өчен, мин черемә кулланам, — дип сөйләде ул.
Бар эшләрне дә Али Әмиров үзе башкара. Җирне казырга күпме көч кирәк булгандыр, чөнки бу урын ничәмә-ничә еллар эшкәртелмәгән. Шулай да ул куйган максатына тугры калып, барысын да эшли. Хыялы — тагын да күбрәк агач утырту. Әңгәмәбез ахырында Али Әмиров: «Бары бер теләгем бар — судан файдаланырга рөхсәт итсеннәр иде», — диде. Агачлар корымасынга, аларга һәрдаим су сибеп тору мөһим, ә Али аганың әлегә андый мөмкинлеге юк.
Нинди генә гаҗәеп кешеләр юк дөньяда! Тирә-якта гүзәллек булдыру өчен, иң беренче чиратта, күңелең матур булу мөһим, мөгаен. Али ага утырткан җиләк-җимеш агачлары озак еллар шәһәр халкын һәм кунакларны үз матурлыклары белән сөендереп торыр дип ышанасы килә. Яшеллекнең, гүзәллекнең кадерен белсәк иде, утыртылган һәрбер агач кешеләрнең күңелендә мәрхәмәтлек һәм әйләнә-тирәгә сакчыл мөнәсәбәт уятсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев