Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Микрорайоннар буйлап “Безнең ишегалды”атлый

Җайлы булсынга, аркалы утыргычлар, чүп савытлары, балалар мәйданчыгы һәм резин өслекле спорт мәйданчыгы – “Безнең ишегалды” проекты кысаларында фикер алышуда Әйләнеч шоссе урамындагы 43 һәм 45нче йортларда яшәүчеләрнең теләкләре шундый.

Очрашу вакытында шулай ук 43нче йорт ишегалдында, кешеләргә дә, махсус техникага да уңайлы булсынга, үтәли керү-чыгу юлы булсын дип теләкләрен белдерделәр. Моннан тыш, төзекләндерү буенча проектка чәчәк түтәлләре һәм куаклар кертелүен сорадылар.

Хәтерләсәгез, мондый фикер алышулар “Безнең ишегалды” проекты кысаларында бара һәм аңа Алабуганың 17 ишегалды кертелгән.

Республика халкыннан алынган мөрәҗәгатьләр шушы проектны башлап җибәрүгә сәбәп булды, ә ТР Дәүләт Советы депутатлары“Бердәм Россия” фракциясендәгеләр ишегалларын яңарту буенча яңа республика программасын эшләү башлангычы белән чыкты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады. 20 августта ул ишегалларын төзекләндерү эше 2020 елдан башлана дип белдерде. Өч елда республикадагы күпфатирлы йортлар тирәсендәге барлык ишегаллары тәртипкә китереләчәк.

Программаны тормышка ашыруга 50 миллиард сум акча җибәреләчәк, бу эш республиканың нефть табышы хисабына да үтәләчәк.

Быел әлеге программаның башлангыч өлеше бара – төрле типтагы ишегалларында яшәүчеләр белән аларны уңайлы итү буенча фикер алышулар оештырыла.

Шундый 900 очрашу уздырырга планлаштыралар. Якынча 600е үткән инде, анда катнашучылар ишегалларын төзекләндерү стандартлары буенча үз фикерләрен дә белдергән.

8 сентябрьдә республиканың барлык сайлау участокларында бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт Советына депутатлар сайлау белән бергә үтәчәк анкеталаштыруда һәрбер кеше үз йорты янындагы ишегалдын төзекләндерү буенча үзенең теләген әйтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев