Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Милли-мәдәни бердәмлек ныгысын

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан шәһәрнең Үзәк китапханәсендә Алабуга районындагы Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллегенең директоры Зөләйха Әмирбәкова белән очрашу булды.

Үткән җомгада Алабуга медицина көллияте студентлары белән әңгәмә вакытында Зөләйха ханым алар белән  һәркем өчен милли үзенчәлекләрне саклап калуның мөһимлеге турында сүз алып барды. Ул шулай ук Алабугадагы вәкиллекнең Координация советы  эшчәнлегенә тукталды. 

Студентларга шәһәрдәге Татарстан халыкларының  Яшьләр Ассамблеясе рәисе урынбасарыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкинлек булды.

Ассамблея вәкиллеге бүгенге көндә Алабугада яшәүче милләтләрнең хокукларын тормышка ашыруда уңайлы шартлар тудыруны кайгырта, мәдәниятне, милли йолаларны һәм телне саклау һәм үстерү эшендә, миграция мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша. 

– Татарстан – тыныч республика, бездә һәр милләтнең үсешенә шартлар бар. Безнең шәһәрдә элегрәк алты милли-мәдәни берләшмә булса, хәзер аларның саны 9га җитте. – диде Зөләйха Әмирбәкова. – Хәтта бер генә кеше дә, үз милләтенең вәкиле буларак, шәһәр һәм республика күләмендәге барлык чараларда катнашып, чыгыш ясый ала. Яшьләр дә үз халкының йолаларын актив рәвештә тормышка ашыра, – дип өстәде ул, һәм көллият кызларын һәм егетләрен бәйрәм уңаеннан 2 ноябрьдә Мәдәният сараенда булачак чарага чакырды.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан төрле милләт кешеләренең үз халкының бию  һәм җырларыннан иң гүзәл үрнәкләрен шәһәр сәхнәсендә күрсәтү – ул шушы бәйрәмгә дип милләттәшләренә, бөтен алабугалыларга дип әзерләнгән бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев