Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Мин күкне сайлыйм!" авиашоуында ТУ-160 Казансу өстеннән очып үтәчәк

Әлегә кадәр мондый вакыйга беркайчан да булмаган. 23 июльдә, якшәмбе көнне, 12.00-12.15 сәгатьләрдә "Мин күкне сайлыйм!" авиашоуы кысаларында Казанда авыр авиациянең, аерым алганда, стратегик бомбардировщик-ракета йөртүче ТУ-160 самолетының күрсәтмә чыгышы булачак. Әлеге очкыч дөньяда иң тизйөрешле ТУ-95 винтлы двигатель белән җиһазландырылган. "Грандиоз авиашоу беренче тапкыр Казансу өстендә узачак, элек мондый...

Әлегә кадәр мондый вакыйга беркайчан да булмаган. 23 июльдә, якшәмбе көнне, 12.00-12.15 сәгатьләрдә "Мин күкне сайлыйм!" авиашоуы кысаларында Казанда авыр авиациянең, аерым алганда, стратегик бомбардировщик-ракета йөртүче ТУ-160 самолетының күрсәтмә чыгышы булачак. Әлеге очкыч дөньяда иң тизйөрешле ТУ-95 винтлы двигатель белән җиһазландырылган. "Грандиоз авиашоу беренче тапкыр Казансу өстендә узачак, элек мондый вакыйга беркайчан да булмаган", - дип билгеләп үттеләр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә. Быел авиашоуны июль аена күчереп, истәлекле вакыйга булган "Һава узышлары" - Red Bull Air Race белән бергә үткәрергә карар кылынган. Оештыручылар быел "Казан" гаилә үзәге янында авиамоделистларның һәм байкерларның күрсәтмә чыгышын әзерли. Шулай ук пилотсыз очу аппаратлары да тәкъдим ителәчәк. "Бәйрәмне парашютчылар чыгышы һәм концерт программасы белән җанландырып җибәрәчәкләр", - дип белдерделәр министрлык матбугат хезмәтендә. Бу көнне үз эшләренең остасы булган очучылар "Саванна", "Цетус-704", Як-52, "Цесна 172", "Вильга 35А", "Стинсон 108", Ан-2 кече авиация самолетларында,"Роланд" катнаш конструкцияле биплан очкычында, "Дельталет" очу аппаратында, шулай ук верталетларда күрсәтмә очулар башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев