Мине кызганырга кирәкми!
Безнең хәбәрчеләргә 14 яшьлек Илсөяр Газизова серен чишеп: "Минем иң зур хыялым өйдән чыгып качу.... мәктәпкә",- диде.
"Бер дулкында" дип аталган муниципаль фестивальдә һәм мөмкинлекләре чикле булганнар арасында узган республикакүләм фестивальдә җиңү яулаган кыз ел саен уза торган гала-концертта катнашудан баш тартыр дип беркем дә уйламаган.
Илсөярнең хәзер репетицияләргә йөрергә, шигырьләр ятларга вакыты юк шул, аның инде кабат инвалид арбасына утырасы килми. Ул арбадан култыкса таякларына, аннары бер генә таякка күчкән. Ә бу никадәр зур сабырлык һәм тырышлык сорый торган хезмәт. Илсөярнең иң зур теләге -башка балалар белән бергә мәктәптә уку һәм аңа ирешү өчен ул сәгатьләр буе шөгыльләнергә дә риза.
Сабый бер килограммлы гына булып дөньяга килгән, өч яшендә инвалид арбасына утырган. Әти-әнисе аның сәламәтлеге өчен ниләр генә кулланып карамый да, нинди генә белгечләргә йөртмиләр, елына ике тапкыр санаторияләргә дәваланырга алып бару - берсе дә калмый...
Бәхетләренә, Алабугада "Астра" тернәкләндерү үзәге ачыла. Хәзер гаиләгә (Илсөярнең әле ике игезәк сеңлесе дә бар) бер-берсеннән озак вакытка аерылып торырга туры килми. Тиешле дәвалау курсларын алар инде шәһәрдә генә уза.
Башлангыч сыйныфта укыганда Илсөярне әнисе классташлары янына алып килеп, алар янәшәсенә гадәти парта артына утырта, озын тәнәфесләрдә ашханәгә дә алып төшә торган була. Укытучылары Илсөярне тырыш, җаваплы һәм зирәк булуы белән бал кортына тиңлиләр. Ул нигездә, "дүрт" һәм "биш" билгеләренә генә укый. Урта сыйныфларга күчкәч, бер дәрестән икенчесенә күчү өчен сыйныф бүлмәләрен алыштырып йөрергә туры килгәнлектән Илсөяргә укуын өйдә дәвам итүдән башка юл калмый. Дәресләр күләме өч тапкырга кыскармасын өчен Илсөярнең әнисе күпме бусагаларны таптый һәм ниһаять район башлыгының шәхси кабул итүе вакытында Геннадий Емельянов әлеге сорауны бала файдасына хәл итә.
Операцияләр, кайгы-борчулар, күз яшьләре... болар бар да әлеге гаилә башыннан кичкән авырлыклар. Мондый чакларда Илсөяргә "Астра" һәм "Игелеклелек планетасы"нда уза торган шөгыльләнүләр ярдәм итә. "Игелеклелек планетасы"нда сәламәтлеге чикле һәр бала үз күңеленә ошаган эш белән мавыга, мондый түгәрәкләр атнага ике тапкыр уза.
Илсөяр бик матур итеп шигырьләр укый, ул беренче тапкыр Алабуга сәхнәсенә инвалид арбасында чыга, аннары Казанга бара. Аңа Республика фестивалендә "Иң ачык сәнгать образы өчен" дипломы тапшыргач, янына Салават Фәтхетдинов килә. Кыз әнисенә торып басарга теләвен әйтә, ул вакытта әле аның аяклары бик көчсез булганга, әнисенең үгетләүләренә дә карамый Илсөяр арбадан тора. Җырчы янәшәсендә фотога төшә. Әлеге истәлек "Без бергә күпне булдырабыз" дигән газета язмасы белән гаилә архивында кадерләп саклана.
Илсөярнең хәзер төп максаты - аякка басу. Ул үзенең җиңүләре хакында бары "Әй, кызгандылар инде", дип кенә әйтә. Әнисенең үзләре кичергән авырлыклары, тырышлыклар нәтиҗәсендә ирешкән уңышлары хакында сөйләвен дә тыныч кына тыңлап утыра алмый. Аның янәшәдәгеләр ярдәме белән түгел, ә нәкъ менә үз көченә таянып яшисе килә. Шуңа да, өйдәге эшләрне дә үзе эшләргә тырыша. Дипломнары салынган файлларны киштәдән үзе ала, аш бүлмәсендә кайнап утырган ашны да үзе сүндерә.
- Камилә белән Рузилә (сеңелләре) мине иртәрәк уятсалар, сөенәм генә, чөнки көнем озынрак була. Ашыйм да вертикализаторга басам, хәзер анда ике сәгать шөгыльләнәм инде. Әни аркамны һәм тезләремне турайта, дәресләрне баскан килеш хәзерләргә, телевизорны да аяк өсте карарга мөмкин. Укытучылар төштән соң килә, дәресләрне ялларда әзерләп куям. Башкалардан калышмау өчен 4-5 параграф узабыз. Аяклар өчен тренажерда шөгыльләнәм. Агачка көйдереп рәсем ясыйм, интернетка керәм, кешенең тормышы инде чик ноктага барып җитеп тә, үзендә шуны җиңә алырлык көч тапканнар турында телетапшырулар карарага яратам. Өйдән мәктәпкә качасым килә.
Илсөярнең әти-әнисе Алабугада яшәүләренә шатланып бетә алмый, чөнки монда таләпчән, талантлы, иҗади 8 нче мәктәп укытучылары, "Игелеклелек планета"сы тәрбиячеләре, "Астра" хезмәткәрләре бар. Алар баланы арбадан торгызуга күп көч түккән, сәламәтләндерү физкультурасы алып баручы Ольга Евгеньевнага һәм "Игелеклелек планетасы" җитәкчесе Таңсылу Солтановага чиксез рәхмәтле. Таңсылу Солтанова - сәламәтлеге чикле балаларны һәм аларның әти-әниләрен бергә туплап, алар өчен аерым бина табып, анда төрле түгәрәкләр оештырган ару белмәс җитәкче. Күпме балаларга аның тырышлыгы белән кыйммәтле тренажерлар, вертикализаторлар бирелгән.
Алабугада сәламәтлеге чикле булганнарның дүрт оешмасы "Гомумроссия сәламәтлеге чиклеләр җәмгыяте", "Гомумроссия күрмәүчеләр җәмгыяте", "Закал", балалар өчен "Игелеклелек планетасы" эшли. Аларның һәркайсында сәламәтлеге чикле булган йөзләп кеше, һәркайсының үз тарихы, үз тормышы. Ләкин аларның барысын да тормышны ярату, рух ныклыгы һәм тормышны үзгәртү максаты беләштерә. Андыйларга битараф булмыйк!
Налия Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев