Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәп куркынычсыз булырга тиеш

Бу көннәрдә шәһәр һәм район мәктәпләрендә эшләүчеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм полиция хезмәткәрләре каршында имтихан тапшыра. Яңа уку елына әзерлек барышын нәкъ шулай атарга була да инде, чөнки комиссия әгъзалары, беренче чиратта, мәктәп хезмәткәрләренә сораулар бирә. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта нишләргә? Мәктәптә эвакуация еш узамы? Ут сүндергечтән ничек файдаланырга?

– Без игътибар иткән беренче нәрсә – персоналның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүе, – дип сөйләде хәбәрчебезгә Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Владимир Соборнов. Гадәттән тыш хәл булган очракта, беренче чиратта, мәктәп җитәкчелегенең һәм аның хезмәткәрләренең реакциясенә бәйле. Шулай ук рейд барышында янгын куркынычсызлыгы системасының төзеклеге тикшерелә, янгын сигнализациясен автоматик урнаштыру, сигнализация белән идарә һәм хәбәр итү системасы, янгын саклау бүлекчәсе билгеләрен чыгару, ягъни уклар белән күрсәтү, эвакуацияләү юлларының торышы һәм башкалар керә. Мәктәпне тикшерә торган пунктлар аз түгел. Мондый тикшерү көннәре мәктәпләрдә генә түгел, урта һәм югары уку йортларында да уза.

– Без шәһәрнең аскы өлешендәге мәктәпләрдән, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәптән башларга булдык. Аны тикшердек инде. Киләсе адым – районга чыгу. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә тикшереләчәк. Гомумән алганда, шәһәр һәм район мәктәпләрен тикшерүне киләсе атнада тәмамларга ниятлибез, – ди мәгариф идарәсенең өлкән методисты Алена Балобанова.

Башлангыч нәтиҗәләр буенча, комиссия әлегә тупас хокук бозуларны ачыкламаган. Димәк, 1 сентябрьдә укучылар өчен уку йортлары ишекләре ачылачак. Хәер, бу рейд барышында комиссия бернинди хокук бозуларны да ачыкламаган дигән сүз түгел. Владимир Соборнов сүзләренә караганда, зур булмаган кисәтүләр ясарга туры килә. Мәсәлән, кайбер мәктәпләрдә плафоннарда яктырткычларның булмавы, ә кайбер урыннарда якындагы территориягә карата дәгъва булган.

– Төзү эшләреннән соң чүп-чарны, төзелеш тирәсен, рубероидны җыештырмаган чаклар да була, кайбер урыннарда җылыткыч ята, – ди янгын күзәтчелеге инспекторы.

Барлык хокук бозулар да кыска вакыт эчендә юкка чыгарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев