Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәптә туклану: ашадың һәм канәгатьме?

Яңа уку елы башлану белән ата-аналарны мәктәптә балаларны тукландыру мәсьәләсе борчый. Мәгариф идарәсе белгече Сания Бакирова белән без шәһәр мәктәпләре буенча йөрдек, бүген укучы балаларга нәрсә ашатуларын карадык. Мәгариф учреждениеләрендә балаларны кайнар аш белән норматив документлар нигезендә тәэмин итәләр. Җирле бюджет исәбеннән һәр укучыга көненә 6 сум 80 тиен исәбеннән...

Яңа уку елы башлану белән ата-аналарны мәктәптә балаларны тукландыру мәсьәләсе борчый. Мәгариф идарәсе белгече Сания Бакирова белән без шәһәр мәктәпләре буенча йөрдек, бүген укучы балаларга нәрсә ашатуларын карадык.

Мәгариф учреждениеләрендә балаларны кайнар аш белән норматив документлар нигезендә тәэмин итәләр. Җирле бюджет исәбеннән һәр укучыга көненә 6 сум 80 тиен исәбеннән акча бүленә, калган өлешен ата-ана түли. Коррупция очраклары булмасынга, барлык түләүләр банк яисә Интернет аркылы башкарыла.

− Алабуга мәктәпләрендә туклану 3 сентябрьдән, райбашкарма комитетының быел 28 августта кабул ителгән 1054 санлы Карары нигезендә башланды. Бүген 7 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларның иртәнге ашы 33 сум 85 тиен, 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар өчен 33 сум 90 тиен тора, − ди Сания Бакирова.

Аның сүзләренә караганда, Алабуга мәктәпләрендә мәгариф идарәсе белгечләре төзегән ун көнлек бердәм меню гамәлдә. Ул җитәкче тарафыннан раслана, Роспотребнадзор идарәсе белән килешенә, шуннан соң мәгариф учреждениеләренә җибәрелә. Ашларны пешерү өчен, әзер картотекадан файдаланалар, бу туклануда аксым, майлар һәм углеводлар буенча тигезлек саклауны тәэмин итә.

Райондагы барлык мәктәпләр дә ярымфабрикатлар белән түгел, яңа китерелгән продуктлар белән эшли.

− Ашамлыклар безгә төрле тәэҗмин итүчедән килә. Икмәк һәм сөтне көн саен алып киләләр, ит, ярма һәм яшелчәне - атна башында. Продуктларның сыйфатын без тикшереп торабыз, − ди 9нчы мәктәпнең хуҗалык мөдире Фәния Щербакова.

Мәктәпләрнең азык бүлекләре төзекләндерелгән, яраксыз хәлгә килгән савыт-саба алыштырылган.

Пешекчеләр эшен иртәнге сәгать алтыдан башлый. Беренче дәрес ахырына укучыларны ашату өчен, алар барын да әзерләп өлгерә. Без килгән көнне меню буенча сөтле ботка, запеканка, күмәч, ипи һәм чәйдән тора иде. Укучылар әйтүенчә, алар канәгать.

− Безнең мәктәптә ничек тукландырулары миңа ошый. Бүген запеканка бик тәмле булды, − ди 8нче мәктәпнең беренче сыйныф укучысы Алина Табаева.

9нчы мәктәп укучысы Кәрим Рамазанов та тукланудан риза:

− Барыннан да бигрәк мәктәптә безне макарон һәм сосиска белән туйдыруларын яратам, алар бик тәмле. Баллы десертлар да булсын иде.

Бушлай туклану хокукына:

- балигъ булмаган дүрт бала тәрбияли торган гаиләлләрдән;

- җан башына исәпләнгән кереме аз булган гаиләләрдән;

- туберкулездан дәвалану алучы;

- тулысынча дәүләт карамагындагы балалар ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев