Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнфәгатьләр каршылыгы нәрсә ул?

Коррупциягә каршы сәясәтнең төп бурычларыннан берсе - муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан каршылыкларга юл куелу очракларын ачыклау.

- 2015 елда Алабуга шәһәр прокуратурасы мәнфәгатьләр каршылыгына юл куймау турында таләпләрнең ("Коррупциягә каршы тору турында" ФЗ 11 маддә) шәһәр башкарма комитеты вазифаи затлары тарафыннан үтәлмәвенең 2 очрагын ачыклаган иде, - дип хәбәр итте район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ольга Ильина. Гаеплеләргә шелтә белдерелгән.

Буйсынганлык һәм күзәтү астында булу белән бәйле очракларда мәнфәгатьләр каршылыгына юл куюга күбесенчә туганлык мөнәсәбәтләре сәбәп була, ләкин ришвәтчелек гамәлләренә шундыйлары да керә:

- дәүләт хезмәткәренең коммерциячел структураларына китүе, анда иске элемтәләрдән файдалануын көтәләр;

- эшкуарның дәүләт яисә муниципаль вазифага эшкә урнашуы - кагыйдә буларак, эшмәкәрләр бизнес буенча аларга якын өлкәгә бара. Югарыда телгә алынган законның 11 маддәсендә каралганча, дәүләт яисә муниципаль хезмәткәр килеп чыккан яки булырга мөмкин каршылык турында, аңа билгеле булуга, язма рәвештә үзенең турыдан-туры башлыгына хәбәр итәргә тиешле.

Мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү яисә җайга салу вазифаи яисә хезмәт урынын алыштырудан, файдадан баш тартудан, эштән читләтүдән яки үзе теләп эштән китүдән торырга мөмкин. Мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү яисә җайга салу буенча дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан чара күрмәү хокук бозу булып санала. Моның өчен, РФ законнары нигезендә, хезмәткәрне дәүләт яки муниципаль вазифасыннан җибәрүләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев