Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мода – ул безнең тормыш рәвеше

Уткән җомгада шәһәр мәдәният сараеның зур залында кием һәм костюм дизайнерларының "Подиум магиясе" исеме астында беренче региональ фестивале булды.

Биредә Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрендәге төрле дизайнер колликтивларының модалы коллекцияләрен күрү мөмкин иде. Алар үзләренең үзенчәлекле һәм кабатланмас стильләрен тәкъдим иттеләр.

Алабуга шәһәре мәдәният сараеның директоры Елена Морозова:

- Бүген мода бәйрәме, матурлык бәйрәме. Мин бу яңа проектны башлап җибәрә алуыбыз белән чиксез бәхетле. Әлеге конкурс Алабугада, мәктәпләрдә, чөнки бүген укучылар да катнаша, шулай ук күрше шәһәрләрдә (катнашучылар арасында Яр Чаллы шәһәреннән кунаклар бар) тамыр җәячәк. Мода һәрчак безнең белән: көнкүрештә, эштә, кунакта. Мода - кешенең стиле ул. Матур булу да модада, әдәпле булу да модада, акыллы булу да модада, җыеп кына әйткәндә, мода - ул безнең тормыш рәвеше, - дип залда утыручыларны сәламләде һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Моданың чиге юклыгына без күпсанлы кабатланмас костюм, кием коллекцияләрен күргәч инандык. Фестиваль булгач, җиңүчеләрсез булмый. Хыяллар дөньясына илткән чыгышлардан соң, иң-иңнәрне сайладылар һәм беренче урынга үзебезнкеләр - Алабуга шәһәренең мода театры чыкты. Мәдәният сараенда уза торган бер зур чара да аларның чыгышынан башка узмый дисәк тә, ялгыш булмас. Алар - моңа кадәр Санкт-Петербургта үткән "Алтын җеп" X Халыкара конкурсында һәм башка бик күп бәйгеләрдә беренче урынны алган төркем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев