Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Моношәһәрләргә булышалар

Алабуга эшкуарларына бизнеска ярдәм итә торган "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" һәм "Социаль эшмәкәрлекнең үсеше" программаларында катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Әлеге программаларның үзенчәлеге шунда, алар моношәһәрләрдә тормышка ашырыла, Алабуга да шулар исәбендә.

Очрашуда "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлегенә ярдәм итү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге" вәкилләре Алина Әхмәтова һәм Данил Петров катнашты.

Прием заявок по программе "ЛИЗИНГ-ГРАНТ" программасында катнашуга гаризалар 17 июльгә кадәр алына, анда икътисади эшчәнлекнең алдынгы төрләрендә бизнес-проект алып баручы эшкуарлар катнаша ала. Алар, җиңел автомобильләр, очкычлар, станоклар, приборлар, аппаратларны кертмичә, җиһазлар , транспорт чараларына беренче кертемгә субсидиягә өмет итә ала.

Субсидия күләменә эшмәкәрнең яңа гына эш башлаучымы, сәнәгать мәйданының резиденты булуы тәэсир итә, ул лизинг килешүе бәясенең 30дан алып 50 процентын тәшкил итә.

Икенче программа буенча гаризалар 19 июльгә кадәр кабул ителә. Субсидияләр җиһаз, махсус инвентарь, оргтехника һәм программа чараларын сатып алуга, проектлау, дизайн, сертификация һәм стандартизация, персоналларны укыту һәм әзерләүгә киткән чыгымнарны кайтаруга бирелә. Дөрес аерым шартлар һәм чикләүләр бар. Эшмәкәр Александр Николаев бу прогаммада катнашырга уйлый. Аның тегү остаханәсенә яңа җиһазлар кирәк. Очрашуда ул тулы мәгълүмәт алды һәм катнашу мөмкинлеге бирә торган документларга соцпакет алуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев