Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Морт мәктәбендә 80 яше тулган ветеран укытучыларны хөрмәтләделәр

Авылның иң гадел, иң сабыр, иң галим, иң гүзәл мөгаллимәләре өчен, укучыларыннан олы рәхмәт ишетүдән дә зур нәрсә юк.

Укытучы — һәммәбезнең күңел түрләрендә гомер буе серле моң булып сакланган иң кадерле кеше ул.

Безнең Морт мәктәбендә озак еллар эшләп, хәзер лаеклы ялда булган югары категорияле ветеран укытучыларыбыз дәһшәтле сугыш елларында туган, авыр заманнарда үскән. Югары белем алып, тырыш хезмәт белән халык хөрмәтенә ирешкән әлеге укытучылар турында, гомерләренең олы бәйрәмнәре белән котлап, бик күп мактау сүзләре әйтәсе килә.

Башлангыч сыйныф укытучысы... Бала чакта алардан да яхшы, алардан да матур кеше юк сыман, чөнки ул сине — ана канаты астыннан әле беркая да чыкмаган баланы — кулыңнан тотып белем йортына алып керә, укырга-язарга өйрәтә, әти-әниең шикелле тәрбияли, дөнья белән таныштыра һәм олы тормыш юлыннан атларга туры юл күрсәтә. Әйе, теләсә кем укытучы була алмый, моның өчен балаларны ярату гына җитми, мөгаллим булып туарга, үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Ветеран укытучыбыз Фәния Галәлетдинова әнә шундыйлардан. Ул һәр баланың күңелен күреп тирән белем биргән. Үз укучыларының язмышы өчен борчылып үткәргән йокысыз төннәре күп булгандыр аның. Тынгысыз хезмәтен югары бәяләп, хөкүмәтебез Фәния Нәҗип кызын «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләде.

Таң атып яңа көн тууга, яраткан укучылары янына канатланып килеп, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт тәрбияләгән Фәния Галиева — Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Һәр дәресен елмаеп башлап җибәргән бу мөгаллимә укучылар күңелендә онытылмый саклана. Дәрес саен ул балаларны могҗизалар дөньясына алып керә белгән. Фәния Гайнетдин кызы балаларны тырышып эшләргә, табигатьтәге һәрбер җан иясенә карата мәрхәмәтле булырга өйрәткән. Аның укучылары биология һәм экология буенча республика күләмендә үткән олимпиадаларда призлы урыннар яулаган.

Фәния Гайнетдин кызының сыйныф бүлмәсе материалларга бай булган. Методик ярдәмлекләр, стендлар, плакатлар аның кулы белән яки аның җитәкчелегендә эшләнгән. Берсеннән-берсе хуш исле, җанга рәхәтлек бирә торган гөлләр — аның күп еллык хезмәт җимеше. Аның уңышында тормыш иптәше, физика укытучысы Равил Гарифовичның да өлеше зур булгандыр. Равил абый кебек олы йөрәкле кеше белән гомер итүе зур бәхет бит. Аларның гаиләсе бик тату, матур яшиләр.

Эш тәҗрибәсендә үзенчәлекле алымнар кулланган, мәктәптә укыту-тәрбия эшен заманча, төрле һәм кызыклы, тормышка яраклы итеп оештыра белгән, һәрвакыт иҗади эзләнгән, укыту-тәрбия эшенә яңалыклар кертеп, алдан билгеләнгән максатларны тормышка ашыру өчен күп көч куйган Әлфирә Әхтәмова да — Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Әлфирә Нуриәхмәт кызы үз эш тәҗрибәсен район һәм республика мөгаллимнәре белән бик теләп уртаклаша. Морт мәктәбенең методика кабинеты районда иң яхшыларыннан саналган. Укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарларының район методик берләшмә җитәкчесе буларак, Әлфирә Нуриәхмәт кызы, яшь җитәкчеләр белән дә, тәҗрибәле җитәкчеләр белән дә төрле фәнни-практик семинар-конференцияләр, кызыклы очрашулар үткәрә. Ул бар көчен балаларны укытуга, тәрбияләүгә багышлый. Таләпчән, гадел, тәҗрибәле укытучы, якын киңәшче — менә шуңа мәктәптә генә түгел, авыл халкы, район укытучылары арасында дәрәҗәсе югары — аны яраталар, хөрмәт итәләр. 

Авылның иң гадел, иң сабыр, иң галим, иң гүзәл мөгаллимәләре өчен, укучыларыннан олы рәхмәт ишетүдән дә зур нәрсә юк. Йөрәк түреннән ташып чыккан изге хисне бернинди мактаулы исемнәр дә алыштыра алмый шул. Һәр баланың язмышы өчен борчылып, аларның уңышына сөенеп, кайгыларына көенеп яшәп, еллар үткәч, үзен укыткан укучыларың Сиңа ихлас күңеленнән рәхмәт әйтсә, ул иксез-чиксез рәхмәтләрнең иң зурысы булыр. Шул чагында «Тормышым чыннан да бушка узмаган», — дигән сүзләрне кызыл хәрефләр белән язып куярга мөмкин.

Морт мәктәбе укытучылары

ФОТО: МОРТ МӘКТӘБЕ АРХИВЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев