Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәрхәмәтлелекне үстерергә кирәк

Алабугада чираттагы "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы утырышы булды.

Исегезгә төшерәбез, ул якынча бер ел элек оештырылган иде һәм анда ун кеше тора.
Бу юлы әңгәмә мәрхәмәтлелек темасына булды, шәһәрдә бу яктан эшләр яхшы.
- Теләче муниципаль районында, мәсәлән, акча белән түгел, ә эш белән ярдәм итүче волонтерлар бар. Алар мохтаҗлар янына килеп, хуҗалык буенча нидер эшли. Казанда "Мин үскәч" исемле фотокүрмәзмә булып узды. Авыру баладан, үскәч кем булырга теләвен сорыйлар һәм аның янына шул һөнәр кешесен чакыралар. Безнең районда да мәрхәмәтлелекне тагын да үстерергә кирәк. Шундыйрак берәр нәрсә уйлап табарга яисә, мисалга, мәрхәмәтлелек ярминкәсе уздырырга кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатулллина.
Мәрхәмәтлелек ярминкәләрен бездә даими оештыралар. Инвалидлар декадасы да мөмкинлекләре чикләнгән балалар тарафыннан ясалган эшләнмәләрне сату-күргәзмәдән башланып китте. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова сүзләренә караганда, "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" киләсе адым булачак. Марафон иртәгә шәһәр мәдәният йортында уза һәм ЕСН телеканалыннан туры эфирда 9-14 сәгатьләрдә күрсәтелеп барылачак.
- Марафон инвалидларның проблемаларына җәмәгать игътибарын җәлеп итүне күздә тотып оештырыла. Безнең ярдәмгә мохтаҗлар исемлеге төзелгән. Бу исемлеккә тулы булмаган гаилә һәм баласының дәвалануын түләрлек кереме булмаган гаиләләрдән инвалид балалар керде, - дип сөйләде ул.
Быел оештыручылар "Мәрхәмәтлелек агачы" - мөмкинлекләре чикләнгән балалар кулы белән эшләнгән уенчыклар эленәчәк чыршы куярга планлаштыра, һәм теләге булган һәр кеше чыршы төбенә бүләк-уенчыкны куеп, алмашка чыршыга "Мәрхәмәтлелек агачы"ннан яңа ел уенчыгын ала алачак. Моннан тыш, теләге булганнар матди ярдәм белән булышачак - мәдәният йортында акча җыяр өчен куб куела. Барлык җыелган акчалар шул көнне үк "Мәрхәмәтле эшләр марафоны"н төгәлләүче гала-концерт вакытында авыру балаларга тапшырылачак, - дип, Людмила Николаевна планнары белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев