Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Мәрхәмәтлелек планетасы”: 10 еллык юбилейга гаять зур проектлар

Менә инде 10 ел буе “Мәрхәмәтлелек планетасы” дигән Яшьләр һәм инвалид балаларның төбәк иҗтимагый оешмасы үзенчәлекле кешеләрне берләштерә.

Оешманың юбилее “планетачылар” (алар үзләрен шулай дип атый) өчен әһәмиятле вакыйгалар белән туры килүе гыйбрәтле. 2019 елда алар берьюлы өч масштаблы проектка керә алган. Башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында җәмәгать оешмасының җитәкчесе Таңсылу Хөснуллина сөйләде.

Аның әйтүенчә, чынлыкта бүгенге көндә коммерцияле булмаган оешмаларны социальләштерү һәм үстерү өчен каралган төрле масштаблы проектлар күп. Аларда катнашырга курыкмаска гына кирәк. Шулай итеп, 2019 елның җәендә “Мәрхәмәтлелек планетасы” Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге белән уртак “Осталар ишегалды” дигән проектта катнашты. Россия Федерациясенең мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә сәламәтлеге чикләнгән балалар Спас ярминкәсе кысаларында үткәрелгән төрле мастер-классларда булдылар.

Бүгенге көндә алар тагын ике проектны тормышка ашыра. Аларның берсе – “Махсус билгеләнештәге тегү остаханәсе”. Әйтергә кирәк, бу – Россия программасы, ул республиканың бөтен территориясендә тормышка ашырылачак. Россия Президентының грантлар бәйгесе ярдәмендә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендәге үзенчәлекле балаларның әниләре “махсус” ихтыяҗлары булган балалар өчен киемнәр уйлап табачак һәм тегәчәк. Хатын-кызлар өчен бу – өйдә акча эшләү ысулы. Сер түгел, инвалид балаларның әти-әниләре акчага аеруча мохтаҗ, чөнки сәламәтлеге чикләнгән балаларны реабилитацияләү байтак акча таләп итә. Таңсылу Хөснуллина сүзләренчә, Алабугадан бер әни сайлап алыначак, ул үзенчәлекле балалар өчен күкрәк япмасы эшләп чыгару һәм тегү белән шөгыльләнәчәк.

– Безнең берничә кандидатурабыз бар, ләкин әлегә төгәл билгеләмәдек. Без кемнең күбрәк акчага мохтаҗлыгыннан, гаиләдә башка туйдыручы бармы-юкмы, тагын балалары булу-булмавыннан чыгып хәл итәчәкбез. Без акча эшләү мөмкинлеген моңа иң мохтаҗ хатын-кызга бирәчәкбез. Моннан тыш, бу проект кысаларында үзенчәлекле сабыйларның әниләре өчен балалар ихтыяҗын исәпкә алып кием-салым тегү буенча мастер-класс оештырылачак. Бу шулай ук проектның бер тармагы, ул бер миллион сумга бәяләнә, – дип аңлатты Таңсылу Хөснуллина. Ә балаларны яклау көнендә, ягъни 2020нче елның 1нче июнендә Алабуганың өч дистә үзенчәлекле баласы аларның авыруларын исәпкә алып тегелгән киемнәрне бүләккә алачак.

– Безнең өчен әле бу сынап карау да. Әгәр бу тәҗрибә уңышлы үтеп, без уңай билгеләмәләр алсак, үзенчәлекле балалар өчен кием-салым тегү проектын шәһәр күләмендә эшләтеп җибәрергә ниятлибез.

Тагын бер проектыбыз “Мәрхәмәтлелек чатыры” дип атала. Бу проект – республиканыкы, ул “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе тарафыннан эшләнде. Әйтергә кирәк, ул “Мәрхәмәтлелек планетасы” карамагындагы сабыйларга гына түгел, ә якын-тирәдәге өйләрдә яшәүче балаларга да исәпләнгән, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

– Безнең баскыч мәйданчыгыбыз бар. Без анда чүкеп ясалган элементлар, өстәл, эскәмия, гөл чүлмәге, фонарьлар куярга, кыскасы, матур һәм уңайлы итеп җиһазларга ниятлибез. Һәм биредә, шушы мәйданчыкта, сәламәтлеге чикләнгән балалар белән бергә төрле чаралар үткәрәчәкбез. Безнең инде андый тәҗрибәбез бар, тик элек бу чараларны урамда үткәрә идек, катнашучылар бергә-бергә рәсемнәр, төрле эшләнмәләр ясый иде. Ләкин, кызганычка, җил яки яңгыр башланса, планнарны үзгәртергә туры килә иде. Ә хәзер күпкә уңайлырак булачак. Балалар бергәләп төрле сценарийлар, ишегалды бәйрәмнәре үткәрү өстендә эш башкарачаклар.

“Мәрхәмәтлелек планетасы” рәисе әйтүенчә, шушы көннәрдә генә Казанда аңа Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 298мең сумлык грант алуга сертификат тапшырган. Хәзер подрядчы белән килешүгә кул куелырга тора. Ремонт һәм чүкеп ясалган элементлар кую февраль аена планлаштырылган. Әйтеп китик, проектның партнерлары КФУ Алабуга филиалының технолог-икътисад факультеты студентлары булачак. Алар “Мәрхәмәтлелек чатыры”ның диварын бизәү белән шөгыльләнәчәк. Чатырның беренче кунакларын 2020нче елның апрель аенда кабул итәргә исәплиләр.

– “Мәрхәмәтлелек планетасы” тарихында бу дүртенче республика һәм икенче Россия гранты, – дип йомгаклады сүзен Таңсылу Хөснуллина. Мондый программалар яңа коммерцияле булмаган җәмәгать оешмалары барлыкка килүгә этәргеч бирә. Мәсәлән, 2017 елда “Минем гаиләм – минем таянычым” программасы тормышка ашканнан соң Алабуганың “Мәрхәмәтлелек планетасы”ннан “Мәрхәмәтлелек планетасы” дигән аерым бәйсез оешма аерылып чыкты, нигездә ул Чаллыда яшәүче инвалид балаларның әти-әниләрен берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев