Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәскәү Геннадий Емельяновны Халык башлыгы итеп таныды

Мәскәүдә "Мәгълүмат партнерлыгы: Власть - Җәмгыять - Массакүләм матбугат чаралары" VI Гомумрәсәй конференциясе узды. Аны РФ Федераль Җыенының Федерация Советы һәм мәгълүмат сәясәтен үстерү фонды оештырды.

Конференциядә катнашучылар, ә алар арасында "Алабуга нуры" газетасының баш редакторы да бар иде, муниципаль берләшмәләрнең үсеше, РФдә сәяси система үсеше перспективалары, коррупция белән көрәш, мәгълүмат сәясәтен гамәлгә ашыру, региональ гаммәви мәгълүмат чаралары проблемалары һәм аларның җирле берләшмәләр белән хезмәттәшлеге турында сөйләште.

Конференция кысаларында Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән очрашу оештырылды. В.Матвиенко әйтүенчә, җирле газеталар социаль әһәмияткә ия продукт итеп танылырга һәм шуның нәтиҗәсендә төрле преференцияләрдән файдаланырга тиеш (шул исәптән салым буенча да). Җирле хакимият тарафыннан да аларга ярдәм күрсәтелергә тиеш, дип саный Федерация Советы рәисе, чөнки газета - власть һәм җәмгыять өчен диалог мәйданы.

Чәршәмбе көнне конференциядә катнашучылар Федерация Советының пленар утырышында тамашачы буларак катнашты. Утырышта РФ Генераль Прокуроры Юрий Чайка чыгыш ясады. Аннан соң сенаторлар брифингы узды.

Конференция "Мәгълүмат партнерлыгы: Власть - Җәмгыять - Массакүләм матбугат чаралары" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Дүртенче тапкыр үткәрелә торган бу конкурска быел 600 дән артык заявка тапшырылган. Ә "Халык башлыгы" һәм "Мәгълүмат сәясәте" номинацияләре аеруча популяр булган. Жюри бу номинацияләрнең һәрберсе буенча бөтен Рәсәйдән килгән йөздән артык эш караган.

Татарстаннан призлы урынны Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов алды. Г.Емельяновка "Халык башлыгы" номинациясе дипломын ФСның федераль төзелеш, региональ сәясәт, җирле үзидарә комитеты рәисе, муниципаль берләшмәләрнең Гомумрәсәй конгрессы президенты, конкурсның жюри рәисе Степан Киричук тапшырды. Дүшәмбе киңәшмәләренең туры эфирын, башлыкның интернет аша кабул итүен, шәхси кабул итүләрдә һәм җирле газета битләрендә халык белән диалогын жюри югары бәяләде.

P.S. Бүгенге көндә медиа-берләшмәләр басма матбугатның киләчәге өчен борчыла. Кемдер аңа бетү яный ди. Хәер, региональ һәм җирле газеталар гамәлгә ашырып килгән проектлар буенча сүз йөртсәң, укучы игътибары һәм ышанычы әле дә югары дәрәҗәдә кала. Шулай да, күпчелек басма матбугат чаралары үзләренең электрон версияләрен үстерүне дәвам итә.

Гөлшат Солтанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев