Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәйдан: спорт мәйданчыгы төзелә, ә кемдер агачларны кисә

Монда эшләр ял көннәрендә дә, яңгыр явып торганда да туктап тормады. Шәһәр җитәкчелеге вәгъдә иткәнчә, биредәге спорт мәйданчыгы 9 майга тапшырылырга тиеш.

Техника һәм аның саны эшләрнең төренә карап үзгәрә. Без килгәндә төзелеш урынында грейдер, йөк төягеч һәм асфальт салучы машиналар эшләп тора, машиналар туфрак ташый иде. Гомумән, булачак спорт мәйданчыгы урынында эш кайный.

Мәйдан үзгәрә, инде иртәгә ул физкультура-сәламәтләндерү паркына әвереләчәк. Биредә ял итәргә, төрле мәдәни чаралар үткәрергә мөмкин булачак.

Монда мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Моннан тыш биредә уен комплекслары булган балалар мәйданчыгы да урнаштырыла. Бу комплекс Санкт-Петербургта заказ буенча куркынычсызлыкның барлык нормаларына туры китереп ясалган.

Шәһәрдә мондый спорт мәйданчыгының барлыкка килүе башкалада "Казан-Арена" стадионы төзелү уңаеннан мөмкин булды. Аны төзүдә катнашкан һәр районга республика Президенты спорт мәйданчыгы вәгъдә иткән иде. Казан стадионын төзүдә аерым уңышларга ирешкән районнар (шул исәптән Алабуга районы да) өчәр мәйданчык алачак.

- Без стадион фасадын булдыру, брусчатка салу эшләрендә, ягъни катлаулы участокларда эшләдек. Эшебезне шулай бәяләүләре бик яхшы, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Фролов.

Спортплощадкада велосипед, роликлы тимераяк, чаңгы һәм башка спорт җиһазлар прокаты оештырылыр дип планлаштырыла. Шәһәрдәге спорт корылмалары күбрәк профессиональ спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен яраклаштырылган, ә менә бу мәйданчыкларда спорт белән теләге булган һәркем шөгыльләнә алачак.

Мәйданда актив рәвештә төзелеш бара, ә төзелештән берничә адым ераклыкта бик актив рәвештә агачларны кисәләр. Мондагы каенлык болай да елдан ел сирәгәя. Җитмәсә, бу эш экологлар белән дә килешенмәгән булып чыкты.

Агачларны кем һәм нинди максат белән кисә? Янәшәдә төзелә торган йортларның хуҗаларымы, әллә башкалармы? Бу сорауларга җавапны экологлар эзләячәк.

Хәер, каенлыкның юкка чыгуына гаепле кешене эзләгән арада, яңаларын утыртырга дигән карар да кабул ителде. Яшь агач үсентеләрен утырту өчен инде җир дә сукалап куелган.

Гөлшат СОЛТАНОВА

Әминә ДӘМИНОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев