Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәйдан урынында «Макдональдс»?

Шәһәр мәйданын башка урынга күчерү мәсьәләсе тулысынча хәл ителде.

Элек Сабантуй, Яңа ел бәйрәме, концертлар уза торган мәйдан урынында парк булачак.

Бүгенге көндә мәйданда иске трибуналарны сүтү эшләре баруга карамастан, кичләрен анда утыручы яшьләр саны кимеми. Шулай да, реконструкциядән соң анда ни булачак?

Дүшәмбе көнне шәһәр хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов соңгы арада халык арасында зур шау-шу куптарган мәсьәләгә ачыклык кертте. Шәһәр җитәкчелеге әлеге мәсьәлә буенча карар халык фикерен исәпкә алып кабул ителәчәк һәм мәйдан территориясендә йортлар төзелмәячәк дип ышандырды. Ә инде төзелә торганнары, беренчедән, мәйдан зонасына керми, икенчедән, алар элеккеге бакча участоклары урынында төзелә дип кабатлады башлык. Туры эфирда үткән киңәшмәдә Геннадий Емельянов әлеге территориянең киләчәген ничек күзаллавын зур экранда күрсәтте. Аның фикеренчә, мәйданда урам тренажерлары һәм фонтан куелырга тиеш. Металл конструкцияләр (аларны башлык Төркиядә күреп кайткан) бала-чагага, яшьләргә һәм өлкәннәргә үз яшенә һәм авырлыгына туры килүче тренажерда шөгыльләнү мөмкинлеге бирәчәк. Моннан тыш, әлеге тренажерлар вандалларга каршы ныгытылган булачак. Ә парк территориясе чиста булсын һәм тренажерлар ике көн эчендә ватылып бетмәсен өчен парк төнгә ябылып, иртән ачылырга тиеш, дип тәкъдим итте башлык.

www.elabuga-rt.ru сайты да халык фикерен белергә теләү максатыннан кулланучылар арасында сорау алу үткәрде. Тавыш бирү нәтиҗәләре көтелмәгән булып чыкты. «Мәйдан урынында нәрсә күрергә теләр идегез?» дигән сорауга сайтка керүчеләрнең 35 проценты «Макдональдс» дип җаваплаган. Матур фонтанлы яшел парк өчен кулланучыларның 25 проценты, аттракционнар һәм күңел ачу паркы өчен (велосипед һәм роликларны прокатка алу да каралган) 15 процент, экстрим-парк өчен 13,6 процент, зур сәүдә үзәге өчен 9,7 процент, коттедж поселогы өчен нибары 0,7 процент (2 кеше) тавыш биргән. Әлеге саннар сайтка кереп тавыш бирүчеләрнең я бик ач, я бик яшь булуларын күрсәтә (ике фактор берьюлы туры килеп, тамагы ачкан яшьләр тавыш биргән дип тә уйларга мөмкин). Тик матур табигать, фонтан һәм саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен тавыш бирүчеләр санын кушсаң, ул фаст-фуд яратучылар саныннан күпкә артып китә. Димәк, башлык тәкъдим иткән фикер җәмәгатьчелек теләгенә күбрәк туры килә булып чыга.

Ф.Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев