Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Начар" хәтерле түрәләр байлыклары барын оныткан

Алабуга районының коррупциягә каршы көрәш советы киңәшмәсендә чираттагы декларацион кампания нәтиҗәләре игълан ителде.

Ел саен муниципаль хезмәткәрләр керемнәре турында отчет бирә. Белешмәләрнең дөрес булуын тикшергәннән соң, кайбер түрәләрнең шәхси милектә булган җир кишәрлекләрен, күчемсез милекне күрсәтергә "онытканнары" ачыкланган. Кайберәүләр исә керемнәрен киметеп күрсәткән.

Мондый игътибарсызлык яки хәтерсезлек гадәттә авыл җирлегендә эшләүче муниципаль хезмәткәрләргә хас. Бу яхшыга илтми, әлбәттә. Шундый бозулар буенча прокуратура 19 күрсәтмә чыгарды инде.

Прокуратура тарафыннан быел ришвәтчелек буенча 4 җинаять эше кузгатылган, шуларның икесе буенча гаепләү турында карар чыгарылган.

2013 елда контроль-ревизия палатасы 22 тикшерү уздырган, алар арасында балалар бакчаларына урын билгеләү, мәгариф учреждениеләрен медикаментлар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең халыктан җыйган акчаларны сарыф итү буенча тикшерүләр дә бар.

Электрон сәүдә аерым контрольгә алынган. Монда да хокук бозуларсыз гына булмый. Мәсәлән, объектларның проект-смета документациясе булмау сәбәпле, быел ике мәртәбә сатуларның туктатылуы теркәлгән.

Алабугада мондый кимчелекләрне булдырмау йөзеннән, чиновникларны муниципаль заказлар белән эшләү кагыйдәләренә өйрәтә башлаячаклар. Шулай ук халыкның коррупциягә карата мөнәсәбәтен ачыклау буенча сораштыру үткәреләчәк. Әлеге сораштыру ярдәмендә ришвәтне аеруча алырга яратучы өлкәләрне ачыкларга ниятлиләр. Узган елда үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре исә узган елда ук халыкка җиткерелде ("Алабуга нуры"ның 2012 ел, 26 октябрь санын укыгыз). Искәртик, соңгы берничә елда мондый мәгълүмат беренче мәртәбә игълан ителде. Һәр атнаның дүшәмбесендә "эшлекле киңәшмә" җирле канал буенча турыдан-туры эфирда күрсәтелә. Хакимиятнең бу гамәле шулай ук властьның ачык булуына бер мисал.

СҮЗ УҢАЕННАН

Материал басмага әзерләнгән вакытта, бер җитәкченең тоткарлануы турында билгеле булды. Алабуга муниципаль учреждениеләренең берсендә эшләүче әлеге җитәкче җирне муниципаль милектән чыгару белән шөгыльләнгән. Тикшерү эшләре барганлыктан, без әлеге эш турында тулырак сөйли алмыйбыз.

"Кайнар линия" телефоны - 3-86-33.

Ринат ӘМИРХАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев