Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наркотиклы матдә саклау

Безнең шәһәрдә яшәүче ике кешегә – 32 яшьлек -летнего Евгений Обертас һәм элегрәк хөкем ителгәне булган 24 яшьлек Мария Уткинага карата суд карары үз көченә керде.

Алар РФ ҖК 228 матдә 1 өлешендә каралган җинаять кылуда  – шактый күләмдә наркотик матдәләр сатып алу  һәм сатуга максатларсыз саклауда гаепле дип табылды.

− Суд тарафыннан ачыкланганча, что 21 сентября 2017 елның 21 сентябрендә Обертас һәм Уткина, алдан килешеп, очрашмыйча гына – “Telegram” социаль челтәре аркылы, синтетик чыганаклы наркотик матдә сату белән шөгыльләнүче ачыкланмаган заттан, Әйләнеч шоссе буенча торак йортлардагы бер балкон астындагы куак эченә “салып калдыру” юлы белән,  авырлыгы 0,37 граммнан ким булмаган наркотик матдә сатып алганнар, полиция хезмәткәрләре тоткарлаганга кадәр, аны үзләрендә саклаганнар, − дип сөйләде Алабуга шәһәр  прокуроры ярдәмчесе Марина Хәйрова.

Евгений Обертас һәм Мария Уткина гаепләрен тулысынча таныды. Җинаятьтәшләр судтан аларны ирегеннән мәхрүм итмәүне үтенде. Нәтиҗәдә алар 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде, аларга 3 ел сынау вакыты билгеләнгән, хөкем ителүчеләр шул арада үзләренең төзәлүен расларга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев