Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наталия Фишман: “Бәлки Татарстан миңа өйләнмәс... Кызы итеп булса да алсын!”

Татарстан Республикасы Президентының парк һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман Алабугага эшлекле визит белән килгән иде. Ул "Биш адым" моношәһәрләрне төзекләндерү программасы объектларын карады. Район башлыгы Геннадий Емельянов һәм экспертлар комиссиясе белән бергә, Наталия Фишман Алабуганың Җәмигъ мәйданында, шәһәр мәйданы территориясендә, хирург Нечаев скверы урынында булды. Спас соборы мәйданында Наталия...

Татарстан Республикасы Президентының парк һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман Алабугага эшлекле визит белән килгән иде.

Ул "Биш адым" моношәһәрләрне төзекләндерү программасы объектларын карады. Район башлыгы Геннадий Емельянов һәм экспертлар комиссиясе белән бергә, Наталия Фишман Алабуганың Җәмигъ мәйданында, шәһәр мәйданы территориясендә, хирург Нечаев скверы урынында булды.

Спас соборы мәйданында Наталия Фишман кече архитектура өлешләрен алыштыру буенча берничә төзәтмә кертте. Президент ярдәмчесе әңгәмәдән баш тартты, матбугат вәкилләре белән барлык корылмалар төзелеп беткәннән соң гына сөйләшәчәген белдерде.

Төрле чыганаклардан без аның турында иң кызыклы мәгълүмәт тупладык.

Наталия Фишман кем ул?

Наталия Фишман 1990 елның 30 октябрендә Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендә туган. Әби-бабалары сугыш вакытында Белоруссия һәм Украинадан эвакуацияләнгән. Ул - профессорлар гаиләсеннән. Әтисе - икътисад һәм идарә факультеты деканы. Әнисе мәгариф өлкәсендәге проектлар белән мәшгуль. Наталия мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый, инглиз теле һәм җәмгыять белеменнән олимпиадаларда җиңүче була. Немец телен дә белә. Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында укый. Бер ел Берлинда Гумбольд университетында өйрәнү үтә. Мәскәү архитектура һәм дизайн институтында эшли. Аннан аны Мәскәү мэриясенең Мәдәният департаментына чакырып алалар. Анда департамент җитәкчесе Сергей Капковның ярдәмчесе була. Наталия дөнья буйлап йөри, шәһәр киңлекләрен өйрәнү буенча тәҗрибә алып Голландиядә, Лондон, Берлин, Париж, Богота һәм Рио-де-Жанейро шәһәрләрендә була. 2015 елда аңа Казанга күчеп килергә тәкъдим ясыйлар. ТР Президентының тагын бер ярдәмчесе пәйда була - 25 яшьлек Наталия Фишман, ул республикада парк һәм скверлар үсешенә булыша башлый. 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителә.

Фишман үзе һәм эше турында

"Парк һәм скверлар буенча ярдәмче - бу, билгеле, коточкыч көлке яңгырый".

"Мин - тәкъдимнәр ясар өчен. Түрә мөстәкыйль рәвештә генә мөһим карарлар кабул итәргә тиеш түгел, аналитиканы галим әзерләргә тиеш, ә түрә - белеп тормышка ашырырга".

"Мин Татарстанга карата ихлас, килешсез мактаулы карашта, бу минем үземне куркыта да, мин бит тәнкыйть кешесе. Хөкүмәт һәм Президент аппаратына килгәндә, мин әле беркайчан да, бернинди түрәлек системасында да мондый оешканлыкны күргәнем юк иде. Эчтән караганда башкачарак тоелса да, тыштан - яхшырак күренә".

"Төп эшне хатын-кызлар башкара дип саныйм мин, ул гына түгел, ышануымча, аларга югары дәрәҗәдә принципиальлек таләп иткән бурычлар тапшырыла. Мәсәлән, Олеся Александровна Балтусова. Ул ышана, бәргәләнә, һәм аның урынында үз карашын шулай ук эзлекле яклый ала торган ир-атны күз алдына китерүе кыен. Татьяна Петровна Ларионова шулкадәрле киң колачлы катлаулы проектларга җитәкчелек итә! Минтимер Шәрипович бервакыт мине аңа охшаган диде. Әйтсәм-әйтим, бу - иң яхшы комплиментларның берсе".

"Татарстанда мәнфәгатьләр бик күп төрле һәм тормыш этаплары төрле. Мин архитектор да, проектлаучы да түгел, ләкин хәзер төзекләндерү ысулларын һәм корылмаларның уртача кыйммәтен яхшы аңлыйм. Түрә булганым юк иде, бу минем өчен мөһим мәктәп. Менә хәзер Рөстәм Нургалиевич белән эшлим".

"Һичшиксез, кешеләрдән башка хәл кылып булмый торган нәрсәләр бар. Фикер алышулар мөмкин булмаганнары бар. Мәсәлән, анык бер дизайн-карарлар, чөнки син һәркемнең шәхси карашы бәхәскә керә торган хәл китереп чыгарасың, һәм килешү мөмкин булмаячак".

"Үзең өчен әзерләү ямансу, башка кеше юк. ТР инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина: "Мин Татарстанга кияүгә чыктым", - диде, бик төгәл әйтте. Мин алай әйтергә кыймыйм - бәлки, Татарстан миңа өйләнергә теләмәс… Кызы итеп булса да алсын. Әйтергә кирәк, кунаклар килсә, ярыйсы гына табын әзерли алам. Салатлар ясарга яратам. Тәмле "тунлы" балык ясый беләм, бала чактан өйрәттеләр".

"Яһүдиләрнең шундый гыйбарәсе бар: "Үз укытучыңны тап, дустыңны булдыр һәм һәркем хакында яхшы яктан хөкем йөрт". Мин укытучылардан һәм дуслардан уңдым. Мин - бәхетле кеше".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев