Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләр өчен тамаша

Яз килә! Илне иңләп елның язы килә. Яз башлану белән безнең әниләребезнең, апаларыбызның, сылу кызларыбызның бәйрәме килә.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм

Һәр көн туган кояш шикелле.

Еллар саен данлый бу бәйрәм

Гүзәл кеше - әни кешене!

Менә шушындый матур сүзләр белән башланып китте 34 нче "Салават күпере" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә әниләр бәйрәме. Әниләр өчен без "Мода тамашасы" әзерләдек. Матур бизәлгән бүлмә, зәвыклы киенгән әниләр, әбиләр һәм балалар. Йөзләрдә - елмаю, күзләрдә - шатлык нуры! Бәйрәмебез башланып китте. Күңел түренннән чыккан, әниләргә будган ярату хисләрен балалар йөрәк рәвешендәге кызыл шарлар белән башкарган биюләрендә белдерде. Ул шарларны әниләренә бүләк иттеләр. Мода тамашасы булгач, кызыл келәмсез булмый бит инде. Иң беренче кызыл келәмгә малайларны - чын джентельменнарны чакырдык. Алар әниләренә багышлап, шигырь сөйләде, җырлады. Аннары балалар заманча эшкәртмәдә "Кызыл калфак" әкиятен сәхнәләштерде. Заманча киемнәр кигән геройлар барысының күңеленә хуш килде. Нинди чор булуга карамастан, хәрби кием кигән кеше һәрвакыт модада инде. Менә кызыл келәмгә диңгезче киемнәреннән кызлар һәм малайлар чыкты. Аларның биюе дә алкышларга күмелде. Әбиләребез дә читтә калмады. Аларны котлап җырладылар. Балаларның әниләре белән башкарылган заманча биюләре тамашаның иң матур өлеше булгандыр, мөгаен. Бакчабызда эшләп килгән инглиз һәм бию түгәрәгенә йөргән балалар да үз һөнәрләре белән сөендерде. Аларның инглиз телендә җырлавы, татар халык биюен башкаруы тагын бер куаныч булды. Тамашабыз ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды. Күнелләр тулды, күзләр шатлык яшьләренә чыланды. Бу мизгелләр әниләр күнелендә һәрвакыт сакланыр дип уйлыйбыз. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җирнең гүзәллеге әниләрдә икәнен онытмыйк! Мең рәхмәт сезгә, кадерле әниләр!

Гөлназ ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев