Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әниләр көнен каршылап

Бүген, 22 ноябрьдә шәһәрнең Үзәк балалар китапханәсендә 1 нче санлы “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Әниләр көне”нә багышланган кичә узды.

1998 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Борис Ельцин указы буенча Әниләр көне билгеләп үтелә, ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә уздырыла. Безгә гомер бүләк итүче әниләр бәйрәме быел 26 ноябрьгә туры килә һәм без аны 19 нчы тапкыр каршылыйбыз. Шушы бәйрәм уңаеннан1 нче санлы “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләр турында концерт номерлары белән Үзәк балалар китапханәсенә кунакка килделәр. Алар өчен бәйрәмнәр инде күп еллар буена уртак.

– “Дюймовочка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр – алар безнең төп артистлар. Нинди генә бәйрәм булмасын, алар безгә киләләр, чыгышларын бүләк итәләр. “Китап парковкасы”нда да алар. Безнең ярдәмчеләр дисәк тә, ялгыш булмас, күп чараларыбыз бергә уза. Шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан балалар бакчаларыннан, мәләлән, “Гномик”, “Йолдызчык”, “Нурчык”, “Башакчык”тан безгә экскурсияләргә киләләр, – ди Үзәк балалар китапханәсе директорының балалар белән эш буенча урынбасары Надежда Сосунова.

Балаларның чыгышлары әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар һәм сәхнә күренешләренньн торды. Аннары балалар “Минем сөекле әнием” дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.

– Балалар белән биредә еш булабыз, безне бар бәйрәмнәргә, монда уза торган чараларга чакыралар. Балалар аларда бик теләп катнаша. Җәй көне дә дуслык җепләре өзелми, укый белгән балалар өйдә укырга китап ала, – мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Наталья Денисенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев