Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәниләрнең зур проблемалары

Соңгы елларда шәһәребездә балалар бакчасы белән бәйле проблема элеккечә актуаль.

Безнең районда өч яшьтән өлкәнрәк балаларның барысы да балалар бакчасына йөри. Башкаларның әле бу мөмкинлеге дә юк.

Бу һәм башка проблемаларны хәл итәр өчен, ата-аналар төркеме "Алабуга инициативасы" депутаты Адилә Абдуллинага мөрәҗәгать итте.

"Балалары бакчага эләкмәгән ата-аналарга ни өчен компенсация түләнми?" - дигән сорау белән ата-аналарның инициатив төркеме ТР Мәгариф министрлыгына, Мәскәүнең Кремль сайтына язган, шулай ук җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Тик аңа уңай җавап бирмәгәннәр. Мондый компенсацияләр Новосибирск, Красноярск, Пермь өлкәсендә һәм башка регионнарда түләнә. Ата-аналарны бу канун безнең муниципалитет дәрәҗәсендә дә эшли башласын өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм кайчан Алабугада яңа балалар бакчасы ачылачак дигән сораулар борчый.

Ата-аналар соравына депутат ярдәмчесе Илшат Шәйморатов җавап бирде:

- Чыннан да, кайбер субъектлар компенсация турындагы канунны кабул итте, ләкин бездә бу канун җирле дәрәҗәдә түгел, ә республика дәрәҗәсендә генә кабул ителә ала. Бу проблема барлык Татарстан шәһәрләренә кагыла. Бүгенге көндә Алабугага ике балалар бакчасы җитми. Киләчәктә бу проблеманы хәл итү юллары шундый: киләсе көзгә балалар бакчасында урнашкан мәгариф идарәсен башка урынга күчерү, Поле чудес яки 4 нче мәхәлләнең Автомобильчеләр 10, 12 йортлары тирәсендә яңа балалар бакчасын төзү.

Адилә Абдуллина сүзләренчә, балалар бакчасында урыннар җитмәү проблемасы, кызганычка, бүген дә актуальлеген югалтмый. "Бу хәл бер көндә генә хәл ителмәячәк, чөнки барысына да акча кирәк", - ди ул.

А. Абдуллина проблеманы урыныннан кузгатыр өчен, бу сорау мәгариф идарә комиссиясенә һәм шәһәр советы сессиясенә чыгарылачак, дип вәгъдә бирде.

Ноябрь башында бу сорау буенча депутатлар комиссиясен һәм барлык башкарма органнарны җыеп ата-аналар катнашында очрашу үткәрү планлаштырыла. Ә инде аннары закон инициативасы белән республика дәрәҗәсенә чыгу ниятләнә.

Рузилә Галимова

Автор фотосы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев