«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газетасы редакциясе почтальоннарны бүләкләде
«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газетасы редакциясе 2023 елның II яртыеллыгына район газеталарына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән почтальоннарны бүләкләде.
Рита Хәсәнова һәм Венера Ибниевага редакциядән бүләк тапшырылды, хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре әйтелде.
Рита Хәсәнованы без эш урынында — Тынычлык проспекты, 34 адресы буенча урнашкан 2 нче почта бүлекчәсендә таптык. Почтальон булып инде 9 ел эшли. Бу өлкәгә очраклы килеп эләктем, ди ул. Заводта кыскарытылуга эләккәч, күршесе аңа почтада хат ташучы булырга тәкъдим итә.
— Мин ризалаштым, моңа бик шат һәм канәгать. Минем эшем искиткеч. Пенсия өләшәм, хатлар, газеталар таратам, — ди Рита Хәсәнова.
Аның участогында өлкән яшьтәге кешеләр күп. Алар барысы да аны түземсезлек белән көтеп ала, аларга, хатлардан бигрәк, мөлаем почтальон белән сөйләшү ошый.
− Әбиләремнең мине яратканын сизеп яшим: мине күрүгә шатланалар. Ялга чыксам — күңелсезләнәләр. Без бер-беребезгә туганнар кебек инде, — ди Рита Мансур кызы.
Әлбәттә, якыннарыбызга без һәрвакыт яхшыны гына телибез, менә безнең Рита Хәсәнова да үзенең әби-бабайларына район газеталарын тәкъдим итә. Әйтүенчә, ул үзе дә безнең газеталарны яратып укый, лаеклы ялга чыккач, үзем дә язылачакмын, ди.
Ә авыл почтальоны Венера Ибниева безнең редакциягә үзе килде. Ул Татар Дөм-Дөме авылында эшли һәм хат ташучы вазифасын китапханәче эше белән бергә алып барырга өлгерә.
— Башта авыл җирлеге башлыгы почтальонны ялы вакытында алыштырып торуны сорады. Ә ул киткәч, миңа корреспонденцияне таратырга тәкъдим иттеләр. Эшли башладым, һәм калдым да, әмма китапханәдә эшләүне туктатмаска булдым, − дип сөйли Венера Зиннур кызы.
Аның сүзләренчә, почтальон эшендә иң мөһиме — кешеләр белән аралашу, чөнки халыкка теге яки бу басмаларга язылуны рәсмиләштерергә, нәрсәдер киңәш итәргә кирәк.
— Газетасыз яши алмаучы кешеләрем бар, 4-5 мең сумлык язылалар. Иписез яшәсәләр дә, газетасыз яши алмыйлар, — дип көлә почтальон.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев