Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәрсә соң ул – бәхет?

Татарча укырга яратучыларны Алабуга Үзәк китапханәсенең милли китаплар һәм туган як турында әдәбият бүлегендә яңа китаплар көтә.

Танылган язучы Марат Кәбировның соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланган китапта бүгенге көннең кискен прблемаларын үзенчәлекле тасвирланган. Аның исеме дә  “Китап” дип куелган. Марат Кәбировның роман һәм хикәяләрен укучылар тагын бер кат тормыштагы рухи кыйммәтләр турында, һичшиксез,  уйланыр.

Илдар акрын гына башын кагып куйды:

Һәм безнең ярыйсы гына яшәп яткан җирдән зомбилар планетасына әйләнүебез дә акылга сыярлык нәрсә түгел. Һәрхәлдә, ике меңенче еллар башында бу хакта әйтсәң, сине тилегә исәпләрләр иде. Ә бүген...

(“Китап” романыннан өзек)

Әдәбиятнең асылы – әхлак саклауда, кешелеклелек тәрбияләүдә. Куанычка, яңа китаплар арасында шәфкатьлеклеккә дан җырлый торганнары биһисап. Мамадыш районы Кече Кирмән авылында 45 ел буе мәктәптә балалар укыткан, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, халыкара Һанс Христиан Андерсен исемендәге диплом иясе Рафаил Газизов Рафаил Газизовның “Ачык тәрәзәләр”е мөгаллимнәр тормышына багышланган, Ул авторның 2014 елда басылган “Тәрәзәләр” китабының дәвамы булып тора.

Хатын-кыз язучыларыбыз кешенең эчке дөньясының матурлыгын ачарга тели. Лира Ибраһимованың  “Сукырлар йорты” дигән исем астында бирелгән хикәяләре, бәяннәр – моның дәлиле булып тора.

 “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова исә кешеләр арасында эчкерсез мөнәсәбәтләрне тасвирлау аркылы кызыклы язмышларны ачып бирә. КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда ук балалар өчен чыга торган “Ялкын” журналында эшләгән Эльмира Мизхәт кызының бөтен тормышы иҗат белән бәйле. Сәләтле журналистның  2017 ел ахырында дөнья күргән “Иясез шатлык” дип аталган китабы аны хикәяләр остасы буларак күрсәтә.

“Алабуга пединститутында укып йөрүче классташы Гөлназ әнә, узган ел килүеннән кайтмыйча, Нью-Йоркта калган. Фатирда түләп тора икән. Алсуны да үз янына күчеп килергә кыстый башлады. Ике дә уйламады, җыенды да китте Алсу. Ничек тәвәкәлләгәндер?”

“Иячсез шатлык” повестенең Нью-Йоркны сурәтләгән бүлеге шулай башланып китә. Авыл кызы Америкада гына түгел, Гарәп Әмирлекләрендә дә була. Ахырда, мәхәббәтен очрата һәм “Дөньяда кемгәдер кирәк булуың – бәхет ”, – дигән фикергә килә.

Үз телебездә укый алуыбыз да – безнең өчен зур бәхет бит ул. Гади кәгазь битләреннән ясалган китапны кулыңа алып, син үзең өчен яңа дөнья ачасың. Хикәяме, парчамы, шигырьме, башкасымы – һәммәсендә аерым бер кешенең күңеле аша үткәрелгән тормыш ята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев