Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәтиҗәле эш таләп ителә

Алабуга шәһәренең Галиәскәр Камал урамында яшәүчеләр үзләрен борчыган сорау белән редакциябезгә мөрәҗәгать итте.

“Яңгырлы җәй узып бара. Сентябрь аенда балалар мәктәпләргә йөри башлый. Шәһәрнең иске өлешеннән, Галиәскәр Камал исемендәге тукталыштан балалар мәктәпкә, бакча-яслеләргә йөри. Ата-аналар бик иртә балалар белән чыгып автобус көтәләр. Без көзне борчылып каршылыйбыз, чөнки ышыкланыр урын юк, тукталыш ташландык хәлдә. Инде ничә ел павильонның түбәсе юк, читләре ачык. Җил, яңгыр, бураннарда сыеныр урын юк. Ә тирә-ягына күз салсак, чүп-үләнне чабучы да юк. Әле дә яңгыр астында, җилдә басып торабыз. Камал урамында “Кооператив” тукталышын яңарттылар. Анда әле зарланырлык та түгел, читләре, түбәсе бар иде. Ә монысын искә дә алмыйлар”.

Әлеге урамда яшәүче Ольга Козырева белән дә сөйләшеп алырга туры килде:

– Галиәскәр Камал урамында күптән яшим инде. Ел дәвамында шундый хәл. Поликарбонат кына карны күтәрә алмый. Моның уңай күренеш түгел икәнен беләбез, әлбәттә. Әмма бүгенгә кадәр беркая да мөрәҗәгать итмәдек.

Без бу мәсьәлә буенча Алабуга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Игорь улы Жуковка сорау бирдек һәм түбәндәгечә җавап алдык:

– Бу мәсьәлә контрольгә алынды. Әлеге эш “ТР Алабуга муниципаль районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” МУП директоры Әмир Закировка йөкләнде. Тукталыш павильоны август дәвамында төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев