Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нәтиҗәле проектлар – игътибар үзәгендә

21 мартта Алабугага Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде.

Татьяна Ларионова “Астра” сәламәтлеге чикләнгән балалар һәм яшьүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә  “Бердәм Россия” партиясенең “Бергә булдырырбыз” социаль-гуманитар проектын башлап җибәрде.

Хакимият башлыклары, социаль яклау министрлыгы, сәламәтлекне яклау министрлыгы, мәгариф министрлыгы белән берлектә “Бердәм Россия”, ТР Дәүләт Думасы хатын-кызлары инде берничә ел бүгенге көндә махсус ярдәмгә мохтаҗ булган аерым категория халык арасында анык проектларны гамәлгә ашыра. Яңа проект ТР мәшгульлек һәм социаль яклау,  Хезмәт министрлыгы, Дәүләт Советының депутат хатын-кызлар берләшмәсе, “Мәрхәмәт−Милосердие” һәм ТР хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  белән берлектә  сәламәтлеге чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәген материаль-техник яктан яхшыртуны күздә тота. Эльмира Зарипова әйтүенчә, бу проект балаларны тормышка яраклашуга әзерләү өчен кирәк.

Кунакларга, утырыш алдыннан, үзәк буенча экскурсия оештырылды. Аның барышында реабилитациядәге балаларның шөгыльләре күрергә мөмкин булды.

Коля Максимов Питрәч районныннан Алабугага беренче тапкыр килгән.

– Минем инде сәйләннән үрү тәҗрибәм бар. Бүген мин үрмәкүч ясыйм, бәлки бизәгеч яки брелок булыр – әлегә билгеле түгел, – диде ул.

“Бергә булдырырбыз” социаль-гуманитар проектын Алабуга  башлап җибәрде. Утырышта катнашучылар арасында инвалидларның иҗтимагый оешмасы рәисе Рифат Ганибаев бар иде.

Татьяна Ларионова:

–Республикабызда бүгенге көндә 13 сәламәтлек чикләнгән балалар үзәге бар. Юкка гына без проектны Алабугада башлап җибәрмибез. Бу үзәк балалар белән эш ысулларына бәйле сорауларны нәтиҗәле тормышка ашыра, башка мәгариф министрлыклары арасында яхшы абруе бар. Биредә Алабуга районы балалары гына түгел, ә тагын 36 муниципаль район балаларына да хезмәт күрсәтелә.

 

2018–2027 еллар илдә балалык уньеллыгы итеп игълан ителде. Шуңа бәйле 2018 ел Алабуга муниципаль районында балалык елы булып узачак.

– 2014 елдан берьюлы 2 социаль объект эшен башлады. “Әни көне” проекты өчен Мәдәният сараенда бүлмә бүлеп бирелде. Анда инвалидларның аналары җыелып, бер-берсенә булыша, ярдәм күрсәтә. Шулай ук коммерцияле булмаган “Мәрхәмәтлелек планетасы” оешмасы өчен дә бина бүленде. Анда театр, дизайн студияләре, тегү һәм сувенир ясау остаханәләре урнашты. Һәр елны инвалидлар декадасында игелекле эшләр марафоны үткәрелә. Без “Бергә булдырырбыз” социаль-гуманитар проектын куәтләргә әзер, – диде район башлыгы Геннадий Емельянов.

Кунаклар һәм катнашучылар инвалид балалар һәм сәламәтлеге чикләнгән балаларны тернәкләндерүдән башка, аерым игътибарны өйдәге уңайлы мохиткә, белемгә, ялга бирергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде, чөки балаларның күпләре өстәмә шөгыльләргә йөреп, тулысынча бүлмәдә ябылган булып кала. “Бердәм Россия” партиясеннең Татарстан бүлеге “Астра” реабилитация үзәгенә җиһаз сатып алу өчен сертификат бүләк итте.

 

 

Гражданнарны кабул итү

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина шәхси сораулар буенча  гражданнарны кабул итте.

Сорау бирүчеләр арасында Танайка авылыннан Тау асты урамында яшәүче Айгөл Хабибуллина һәм Танайка авыл җирлеге башлыгы Петр Макаров бар иде.

– Без инде өч ел Танайкада торабыз. Урамыбызга газ кертелмәгән, электр кулланабыз. Айга алты меңнән артык сум акча түлибез.Газ булмау сәбәпле,  күршеләребез балалары белән хәтта бөтенләй үз өйләрендә яши алмый, – ди Айгөл Хабибуллина.

– Бу урамда яңа төзелгән дүрт йорттка газ кертелмәгән, шуңа күрә 250 метрга якын газ элемтәсе сузарга кирәк. 2018 елда бу йортларны газлаштыру Алабуга районының төзү планында формалаштырылды һәм расланды. 2019 елда финанслар чыганагы булу белән каралачак, – дип аңлатты Петр Макаров.

Гүзәл Удачина һәм Татьяна Ларионова үзара салымның нинди ихтыяҗларга китүе белән кызыксынды.

– Быел без җыелган акчаларны зыяратны зурайтуга һәм кибеттән мәктәпкә балалар өчен җәяүле сукмак төзүгә юнәлдерергә уйлыйбыз, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Татьяна Ларионова Айгөл Хабибуллинага район башлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

 

 

Киңәйтелгән утырыш

Алабуга районы балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия утырышында имин булмаган балалар турында сүз барды. Балалар һәм яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтү өчен, яшүсмерләр һәм аларның гаиләләре белән эшләү ысуллары турында сүз барды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча Алабуга районы бүлеге башлыгы Марина Рожина:

 – 2018 ел башыннан балигъ булмаганнар катнашкан сигез җинаять теркәлгән.   Җинаятьчелекне кисәтү эше җәза үтәтү органы, пракуратура, суд, сәламәтлек саклау, мәгариф, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, соңиаль яклау, җирле үзидарә органы, һәм башка иҗтимагый оешмалар белән үзара тыгыз бәйләнештә алып барыла, –  дип хәбәр итте.

Чыгышларны тыңлап үткәннән соң, Гүзәл Удачина, бала теләгенә карамыйча, опека органнары аларның тормышын кору буенча чаралар күрергә тиеш дигән нәтиҗә ясады.

Гүзәл Удачина балалар йортында да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев