Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ОДН: уртак проблема

Әгәр сезнең ишекне "Водоканал", идарәче компания, участковый һәм корреспондентлар кага икән, димәк сезнең йортта ОДН проблемасы кискен тора дигән сүз.

Идарәче компания җитәкчеләренең берсе кызыклы мисал китерде: бәдрәфтә бер мәртәбә су агызганда 10 литр су сарыф ителә. Көненә өч тапкыр унитазны юып төшергән очракта, тотылган суның аена бер куб тәшкил итүен санап чыгарыр өчен зур математик булырга кирәкми. Ә кешегә әле юынырга, ашарга пешерергә, савыт-саба, кер юарга да кирәк...

Минималь күрсәткеч бирүчеләрнең барысы да мошенник түгел, тик чын саннарны яшерүче яки төрле хәйләләр (магниттан башлап леска һәм тузан суырткычына кадәр) уйлап табучылар Алабугада аз түгел. Шунысы ачуны китерә, сарыф ителгән һәм бер җирдә дә исәпләүгә кермәгән су өчен аларның намуслы күршеләре түләргә тиеш була.

Туксан тугыз мәртәбәләр сөйләшенгән әлеге проблеманы хәл итү өчен, район башлыгы һәм аның ТКХ мәсьәләләре буенча киңәшчеләре инициативасы буенча эш группалары булдырылды. Аларга су счетчикларының күрсәткечләрен тикшерү һәм анализалау бурычы йөкләнгән. Комиссиягә башкарма комитет, идарәче компания, ТКХ департаменты, торак инспекциясе, "Алабуга-Водоканал", ПТС һәм РКЦ вәкилләре керде. Беренче чиратта әлеге комиссия торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары зур булган йортларның фатирлары буйлап йөрде.

Әлеге рейд барышын безнең корреспондент күзәтте.

Т.Гыйззәт урамындагы 28 нче йортта буш квитанция алучы 15 фатир бар, бурычлылар - аннан да күбрәк. Кичен, эш көне тәмамланганнан соң, "Водоканал" хезмәткәрләре су счетчиклары күрсәткечен язып ала алсын өчен, комиссия һәр фатир ишегенә шалтыратты.

"Гарант" идарәче компаниясе юристы ТКХ өчен вакытында түләмәүнең сәбәпләре турында бурычлылар белән сөйләште. Фатирларның берсендә ишек ачкан хуҗабикә түләүләрне даими башкарып килүен, ә бу айда хезмәт хакын тоткарлауларын аңлатты. Икенче фатирда яшәүче ир-ат, район башлыгының ОДН буенча мәсьәлә хәл ителәчәк дигән сүзләрен ишетеп махсус түләмәвен, уңай якка үзгәрешләр булачагын көтеп яшәвен яшермәде. Фатирда алар дүртәү, шуңа күрә салкын су гына да 10 кубка якын тотыла, диде гаилә башлыгы. Ул квитанцияләр буенча гел дөрес итеп түләп барган, тик менә ОДН өчен язылган өстәмә 8 куб су өчен түләргә кирәклеге ризасызлык тудыра, ди ул.

Йортта яшәүчеләрнең күбесе эш төркемен фатирларына бер тоткарлыксыз кертте. Ишек ачучыларның күбесе район башлыгы инициативасын хуплады, буш торган фатирны күрсәттеләр, счетчик күрсәткечләрен бергәләшеп алырга дип тә тәкъдим ясадылар. Тик кайбер бурычлылар һәм нуль исәпле квитанцияләр алучы фатирда яшәүчеләр комиссияне кертүгә катгый каршы булды.

Фатирларны тикшергәннән соң комиссия подвалга төшеп, суның агып-тамып тормавын тикшерде.

Налия Касыймова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев