Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Октябрь урамында юл салыначак

8 июльдә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов Октябрь урамына юл салу мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә район башлыгы белән берлектә райбашкарма комитеты  җитәкчесе вазифаларын башкаручы Зөфәр Касыймов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшин, Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров, подрядчы оешма вәкилләре, якын-тирә йортларда яшәүчеләр катнашты.

Геннадий Емельянов подрядчы чыгышын, шулай ук низаглашучы кешеләрнең фикерләрен тыңлады. Монда Октябрь урамын киңәйтү буенча бәхәс килеп чыккан. План буенча, әлеге урында юл булырга тиеш, әмма ул юк. Бүген әлеге юлдан янгын сүндерүчеләр дә, ашыгыч ярдәм машинасы да, хәтта гади машиналар да үтә алмый, шуңа күрә урамга асфальт юл салуны  хәл итәргә кирәк. Юлны мондагы халыкның җир кишәрлекләре хисабына киңәйтергә туры киләчәк, чөнки кешеләрнең әлеге урыннарда бакчалары урнашкан. Берничә җир иманасы юлны ясау өчен бераз алуга эләгә. Моңа кайберәүләр ризасызлык белдерә, шул уңайдан бәхәс бара.

Төрле фикерләрне тыңлаганнан соң, район башлыгы юл салу урынын карап чыкты. Биредә яшәүчеләрнең алынган җир өлешләренә бәя биреләчәк. Нәтиҗәдә, милекчеләр өчен минималь югалтулар белән юл үткәрергә мөмкинлек бирә торган килешү кабул ителде.

– Башта вак таш җәеләчәк, аннары асфальт салыначак, – дип белдерде  Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев