Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкән буын кешеләренә газета аеруча кадерле

«Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе дәвам итә.

Бу атнада аңа шәһәр Советы депутаты, 8нче санлы мәктәп директоры Миңнечулпан Сафина да кушылды. Ул ике ветеранны «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына яздырды.
— Әлеге хәйрия акциясе башлануы турында ишетү белән анда катнашырга, үз өлешемне кертергә булдым. Газета — иң ышанычлы мәгълүмат чыганакларының берсе. Ә өлкән кешеләр өчен ул аеруча кадерле. Кемнедер сөендерә алуыма мин бик бәхетле, — дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты Миңнечулпан Наил кызы.
Исегезгә төшерәбез, акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен 3-81-11 телефоны буенча редакциягә шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев