Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Олы Елово авылында хисап сессиясе узды

Бүген бу җирлектә 220 кеше яши.

Район авыл җирлекләрендә сессияләр башланды. Беренчеләрдән булып, Олы Елово җирлеге башлыгы Александр Машанов ел буе башкарылган эшләр турында сөйләде.

Бүген бу җирлектә 220 кеше яши. Халык саны зур булмаса да, авылдашлар тормышы вакыйгаларга бай, алар үз авылларын яхшыртырга тырышып көн күрә. Александр Машанов сүзләренә караганда, узган елда барлык бюджет оешмалары чәчәк түтәлләре ясаганга, урамнар күренеше бөтенләй үзгәргән. 

− Ел буе чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрелде, коры үләннәрне җыеп алу оештырылды, юл кырыйлары чабылды, карт кешеләрнең бакчалары, авылдагы йортлар тирәсе тәртипкә китерелде. Актив булганнары өчен, кешеләргә рәхмәт. Балтырган һәм америка өрәңгесе басып алган мәйданнар чистартылды, быел да бу эшне дәвам итәчәкбез, − диде җирлек башлыгы.

Дин тотучылар изге Михаил Архангел гыйбадәтханәсен торгызырга тырыша. Алар храм тирәсен җыештырып, эчтә өлешчә төзекләндереп өлгерделәр инде. Хәзер анда дини бәйрәмнәр үтә.

− Гыйбадәтханәбез торгызылсын иде. Анда күп нәрсә эшләнгән: тәрәзәләр куйдылар, җылылык үткәрелде, яктыртылды. Иң зур проблема — ул хач. Чиркәүгә карауга, рәхәт түгел, ул кыегайган. Аны төзекләндерергә булышуларын сорыйбыз, − диде биредә яшәүче Валентина Кузьмина, район башлыгы урынбасары Олег Колпаковка мөрәҗәгать итеп. 

Ул башта смета төзергә, шуннан соң гына меценатларга мөрәҗәгать итәргә кирәген аңлатты, районда алар бар.

Олег Колпаков әйтүенчә, бүген авыл тормышының сыйфаты яхшырсынга, күп эш башкарыла, ләкин, шунысы кызганыч, бу урыннан кешеләрнең китүе күзәтелә. Юллар төзекләнә, интернет керә, мәйданчыклар төзелә — болар барысы да авыл кешеләренә уңайлы булсын өчен.

Үткән елда, мәсәлән, шәһәрнең политехник көллиятендә авыл хуҗалыгы юнәлешен ачтылар. Аны тәмамлаучы егетләр район хуҗалыкларында эшләп, лаеклы хезмәт хакы алачак.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлек санын арттырырга кирәк, ди район башлыгы урынбасары. Быелның 1 гыйнварына Олы Елово авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләр саны — 18 баш, шуларның 8е генә — сыер.

Олег Колпаков районда һәм Алабугада бара торган эшләр турында сөйләде. 

2023 елга планнар: 
— Җиңүнең 40 еллыгы урамында (3 данә), Яшьләр урамы буйлап (2 данә) янган яктырткычларны алыштыру;
— вак таш сатып алып, өлешчә Яшьләр урамындагы юлны төзекләндерү; тирәнлеккә насос сатып алу;
— өрәңге агачларын кисү, Үзәк һәм Яшьләр урамнары кисешендә парк ясау өчен җир әзерләү;
— зираттагы агачларны кисү;
— Хәтер Китабын (авыл тарихының өстәмәләр белән тулы эшләнгәнен) чыгару;
— Яшьләр урамындагы гамәлдәге 150 метр юл-урам челтәренә ремонт;
— Үзәк һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнары арасындагы күперне төзекләндерү;
— Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның фамилияләре язылган мәрмәр плитә урнаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев